Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Районда һәм республикада ЮХИДИ “Күренебрәк тор” дигән акция уздыра

    Көзге-кышкы чор җитү белән, ЮХИДИ республика буенча "Күренебрәк тор" акциясе уздыра.

    ЮХИДИ шуны искәртә, июль башыннан тәүлекнең караңгы вакытында торак пунктлардан читтә йөргәндә, яктылык кайтаргыч элементлар беркетү мәҗбүри. Әлеге таләпне үтәмәгән очракта, 500 сум күләмендә административ штраф салу төрендә санкция каралган. Яктылык кайтаргыч элементлар (фликерлар) белән предметлар (киемгә беркетү өчен) һәм кием сатып алу тәкъдим ителә. Әлеге элементлар җәяүлене таптату куркынычын киметә. Велосипедта йөрергә яратучылар да транспорт чарасын алдан һәм арттан яктылык кайтаргычлар (катафоталар) белән тәэмин итәргә тиеш, велосипедчының үзендә дә яктылык кайтаргыч элементлар булуы мөһим.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: