Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Районда һәм Татарстанда 15 майдан алып 15 июньгә кадәр “Игътибар – балалар!” кисәтү чарасы уза

    Юлларда балаларның имгәнүен булдырмау максатында 15 майдан алып 15 июньгә кадәр "Игътибар - балалар!" кисәтү чарасы уза.

    Операция барышында балалар белән юл хәрәкәте кагыйдәләрен саклауга, юлларда үз-үзеңне дөрес тотуга өндәүче акцияләр үтәчәк. Полиция участок уполномоченныйлары, балигълык яшенә җитмәгән балалар белән эшләүче инспекторлар белән берлектә ЮХИДИ хезмәткәрләре җәяүлеләргә өстенлек бирмәүче машина йөртүчеләрне, шулай ук юл йөрү кагыйдәләрен бозучы җәяүлеләрне ачыклау буенча рейдлар оештырачак. Җәяүле балалар, велосипедчылар, скутер һәм мотоциклда йөрүчеләр тарафыннан юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очракларын кисәтүгә аеруча игътибар биреләчәк.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: