Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Районда парклар һәм скверлар көне узды (үзеңне күрәсең килсә, фотоларны кара)

    Республикада уза торган "Парклар һәм скверлар" көне акциясе кысаларында бүген бистәбезнең ике паркында да параллель рәвештә күңел ачу чаралары узды.

    Өйдәге эш мәшәкатьләрен калдырып торып балалар паркына җыелган зурлар, бала-чага тавышы әллә каян бу урында бәйрәм буласын хәбәр итә иде. Балаларны биредә бүген Ниндзя ташбакасы һәм аның дусты каршылады. Чараны "Ютазы йолдызлары" халык бию ансамбле кызлары ачты. Азрак физкультура ясап, җылынып алганнан соң, Балалар иҗаты үзәге хезмәткәрләре балалар өчен уеннар әзерләгән иде. Алар берсеннән- берсе уздыра-уздыра йөгерделәр, аркан тарттылар, туп белән уйнадылар.

    Ә бу вакытта Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге хезмәткәрләре әле күптән түгел генә ачылган яңа Чкалов исемендәге паркта, шулай ук бәйрәм чаралары уздыра иде. Паркның иркен мәйданын берничә өлешкә бүлгәннәр һәм төрле чаралар оештыру өчен билгеләгәннәр. Моңарчы яшь әниләр бишек төртеп йөргән, эскәмияләрендә сирәк-мирәк өлкәннәр ял иткән паркыбызга җан кергән, биредә бик күңелле атмосфера хөкем сөрде. Кмдер таганнарда атынды, өлкәннәр Балалар музыка мәктәбе укучылары тарафыннан әзерләнгән концерт карады, кечерәкләр тауда шудылар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: