Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Районда ришвәтчелек юк

    Республиканың 23 муниципаль районында яшәүче, шул исәптән ютазылылар да, чиновниклар ришвәтчелеген район проблемалары арасында күрсәтмәгән.

    Татарстан Республикасының социаль-икътисади мониторинг буенча комитеты тарафыннан үткәрелгән 2014 елдагы социологик тикшеренүләр нәтиҗәләре шундый. Сораштыру 18 яшьтән узган өч мең граждан арасында әңгәмә ысулында уздырылган. Республикадагы күпчелек яшәүчеләр ришвәтчелеккә вазифаи затларның ришвәт алучанлыгын кертә. Һәр икенче кеше ришвәтчелек дип хезмәт урыныннан артык файдалануны саный. Акча сорап алу да коррупция турында күзаллау буларак киң таралган фикер. Республикада төп проблемаларның берсе буларак яшәүчеләр беренче урынга базарларда һәм кибетләрдәге бәяләрнең кыйммәтлеген куялар (42,5%), икенче - юлларның һәм күперләрнең начар сыйфаты (39,3%), эшкә урнашу проблемасы - өченче урында (39,1%). Җирле власть органнары чиновникларының дорфалыгы бу исемлектә унберенче урында гына тора (11,8%).

    Коррупция масштабларын характерлаучы төп индикаторларының берсе булып ришвәтчеллек белән колачлану тора, яки бер генә тапкыр булса да коррупцион вәзгыятькә эләккән сораштырылучылар өлеше. Социологлар соңгы елларда ришвәтчелек белән очрашкан респондентларның тотрыклы рәвештә кимүен билгели. Әгәр 2009-2011 елларда ришвәтчел күренешкә республиканың һәр бишенче вәкиле тап булса, 2014 елда - һәр сигезенче кеше генә. 2014 елда, сораштыру нәтиҗәләре буенча, коррупцион вәзгыятькә эләгүчеләр күзәтелмәгән. Тулаем республикага килгәндә, ришвәтчел вәзгыятькә эләгеп, ришвәт бирү юлы белән үз проблемаларын хәл итәргә 64,7 % сораштырылучы карар иткән. Аеруча популяр сәбәпләр арасында - вазифаи затның хәерхаһлылыгына ирешү теләге (33,3%), законлы юл белән проблеманы хәл итү өчен вакыт яки мөмкинлекләр булмау (27,5%), шулай кабул ителгән (22,7%) җаваплары. Дәүләт хезмәтләре күрсәтүнең электрон технологияләрен кертү проблеманы законлы чишү өчен вакыт һәм мөмкинлекләр булмау сәбәпле коррупцион алыш-бирешкә керүчеләрне 2009 елдагы 34,1 проценттан 2014 елда 27,5 процентка кадәр киметергә мөмкинлек биргән, шул ук вакытта башка ике сәбәп буенча алыш-биреш итүчеләр саны арткан. Сораштыру нәтиҗәләре буенча, электрон төрдәге хезмәтләр белән Татарстандагы сораштырылучыларның яртысына якыны файдалана. Ютазылылар әлеге хезмәт төре белән актив файдаланучылар исәбендә (68,9%) һәм бу күрсәткеч буенча республикада бишенче урында торалар. Сораштырылучыларның яртысыннан артыгы өчен электрон хезмәтләр ачыклык гаранты булып тора, шул ук вакытта республикада яшәүчеләрнең 9 процентына чиратның законсыз күчү очраклары билгеле.

    Формаль булмаган түләү сыйфатында 56% сораштырылучы төрле бүләкләр биргән, аларның аеруча популярлары булып тартмалы шоколад-конфет, спиртлы эчемлек (72%) тора, һәр өченче диярлек формаль булмаган түләү бүләк сертификаты төрендә булган, "ярдәмгә - ярдәм" мөнәсәбәтләре һәр бишенче очракта күзәтелгән. Республиканың һәр өченче диярлек яшәүчесе (35,3%) ришвәт бирүдән баш тарткан. Аларның 37,6 проценты коррупцион алыш-бирешкә, проблеманы башка юл белән чишәргә мөмкин булганлыктан, кермәгәннәр, 26,4% респондент принципиаль рәвештә ришвәт бирмәгән, 22,4% сораштырылучының ришвәт өчен "кесәләре сай" булып чыккан. Ришвәт бирергә баш тартканнан соң, проблеманы хәл итүнең уңай нәтиҗәсенә йөз очракның 26сында ирешелгән, 46 очракта эш күбрәк вакыт алган яки өлешчә хәл ителгән, 28 очракта сораулар бөтенләй хәл ителмәгән.

    Коррупция турында хәбәр итәргә сораштырылучыларның унысыннан берсе генә җөрьәт иткән. Еш кына моның өчен ышаныч телефоннары (35,7) кулланылган һәм аноним хатлар җибәрелгән (22,9%). Ришвәтчелек фактлары буенча яшәүчеләр өстәге органнарга Интернет аша яки оешма җитәкчелегенә шәхсән мөрәҗәгать итәләр. Сораштырылучыларның күпчелек өлеше коррупцион вәзгыятькә эләгүләре турында, моны мәҗбүри дип исәпләмәгәнлектән, бу турыда хәбәр итмәгәннәр (44,3%), шикаятьләрне файдасыз, дип санаганнар (38%), бу үзләре һәм якыннары өчен куркыныч булганлыктан, эндәшмәүне артык күргәннәр (14,2%). Соңгы ике елда районда яшәүчеләр власть органнарына ришвәт сорап алу турында хәбәр иткән муниципаль берәмлекләр саны унҗидедән тугызга кадәр кимегән. Ютазы районында да мондый мөрәҗәгатьләр теркәлмәгән. Ютазылыларга шулай ук вазифаи урын белән, туганлык элемтәләре һәм әшнәлек мөнәсәбәтләре булган затларны җәлеп итеп, файдалану очраклары да билгеле түгел. Сораштырылган халык фикере буенча, иң ришвәтчел структуралардагы лидерлар өчлегенә ЮХИДИ хезмәткәрләре (65,1%), табиблар (56,7), югары уку йортлары укытучылары керә (50%). Структураларның ришвәтчеллеге уңаеннан яшәүчеләр фикеренә, социологлар нәтиҗәләре буенча, гражданнарның теге яки бу оешмаларга һәм хезмәтләргә мөрәҗәгатьләре ешлыгы тора.

    Сораштырылучылар фикере буенча, коррупциянең төп сәбәбе - чиновникларның гамәлләренә, табышларына һәм чыгымнарына кырыс контроль булмавы (41,6%). Ришвәтчел чагылышлар килеп тууына алшартлар булып вазифаи затның үзе генә карар кабул итә алу мөмкинлеге (35,7%), бюджет өлкәсе хезмәткәрләренең түбән хезмәт хакы (31,5%) тора. Ришвәтчелек белән көрәш өлкәсендә Татарстан власть органнары уздырган төп чаралар арасында коррупциядә фаш ителгән чиновникларны эшләреннән азат итү, гаммәви мәгълүмат чараларында ришвәтчелеккә каршы пропаганда, ришвәтчеләргә каршы суд эшләре тора. Безнең районда яшәүчеләр соңгы ике елда җирле хакимият эшчәнлеге белән тулысынча канәгать. Республикада яшәүчеләр коррупция белән көрәш чараларының аеруча нәтиҗәлеләре дип ришвәтчелеккә каршы көрәш буенча закончалыкны кырыслатуны (60,1%) саныйлар, аннары халык фикере буенча, бюджет акчаларын бүлүне һәм сарыф итүне контрольдә тоту (45,6%) тора һәм гаммәви мәгълүмат чараларында ришвәтчелеккә каршы эшчәнлекне киңрәк яктырту мөһимлеге (42,4%

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: