Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Районда сайлаулар узган дип табылды

    Районда якшәмбе көнне узган өстәмә сайлауларда бернинди дә төгәлсезлекләр китмәгән.

    Бу хакта дүшәмбе киңәшмәсендә территориаль сайлау комиссиясе рәисе Кәшиф Вәлиев сөйләде. Аның сүзләренчә, барлык дүрт тавыш бирү округында да сайлаулар узган дип табылган. Район башлыгы Рөстәм Нуриев яңа сайланган авыл җирлекләре башлыкларына уңышлар теләде. Халык сезгә ышанып тавыш биргән икән, аларның ышанычларын акларга кирәк, диде ул. Киңәшмәдә башка сораулар да каралды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: