Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Районда язгы кыр эшләре җәмгысы 72 процентка үтәлгән

    Узган атнада "Кәрәкәшле" җәмгыятенең иген кырында узган оператив киңәшмәдә агросәнәгать комплексы җитәкчеләре һава торышы аркасында озакка сузылган чәчү кампаниясе турында гына сөйләшеп калмадылар.

    Соңгы көннәрдә еш яуган яңгырларның файдасы белән беррәттән зыяны да тия башлады. Кайбер хуҗалыкларда кыр башына килеп туктаган тракторлар бер генә көн хәрәкәтсез тормый - тагылма агрегатлар эшли алмый. Майның 21 көнендә булган явым-төшем туфракка 92 миллиметр дым биргән, бу бер гектарда 900 кубометр су дигән сүз. Заманында сугару белән шөгыльләнгән кешеләр аның бер гектарга нармасы 500 миллиметр булуын яхшы хәтерли. Димәк, бүген туфрактагы дым запасын нормадан ике тапкырга күп дияргә була. Мондый шартларда чәчү бармау өстенә, иген кырларын чүп үләне, асылда, солыча басып килә. Аграрчыларның бөтен игътибары шуның белән көрәш алып бару ысулларына җәлеп ителде. Белгечләр, солычаны гербицид белән җиңүгә караганда, механизацияле юл белән көрәшүне очсызгарак төшә дигән фикердә тора. Басуларның торышына карап, кайбер урында кичекмәстән тырмага чыгарга кирәк, кайбер урында лущильник белән эшкәртергә, ә кайбер урында хәтта берничә операцияне бер-бер артлы уздырырга туры киләләк.

    - Бүген солычадан котылу өчен мөмкин булган бөтен чараны куллану - алшарт. Чөнки әлеге дошманны җиңми торып, бөртекле культураларның яңа сортлары белән эшләү дә, минераль ашлама кертү дә бернинди файда бирмәячәк. Бөтен тырышлыгыбыз юкка чыгачак, - дип ассызыклады район башлыгы Рөстәм Нуриев.

    Районның экология һәм җирдән файдалану буенча даими комиссия рәисе Сәгадәтулла Төхбәтуллин агроколлектив җитәкчеләренең игътибарын пар җирләрен эшкәртү технологиясенә дә җәлеп итте. Бу агрочараны да солыча белән көрәштән башламый чара калмый. Тиздән чүп үләне көпшәләнү фазасына җитә, бу эшне тагын да катлауландыра. Шуңа күрә тәҗрибәле агроном беренче эш итеп, чиста парга калдырган мәйданнарны лущильник белән эшкәртеп, тырмалап чыгарга, туфракны тирән итеп эшкәтүгә июнь урталарында гына керешергә киңәш итте.

    Әмма бүген авыл хуҗалыгы предприятиеләре каршында торган беренче бурыч - ул чәчү кампаниясен тәмамлау. Иртән яумаса, кич яуган яңгыр арасында да эшне алып бару җаен тапкан механизаторларга сынаулар тудырып кына тора. Әмма алар сынатырга ашыкмыйлар. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе 25 майга биргән оператив мәгълүматларга караганда, язгы кыр эшләре җәмгысы 72 процентка үтәлгән. Кемнең ничек эшләвен җентекләбрәк таблицадан карыйк.

    Саннар: беренче баганада - хуҗалыклар; икенче - барлык чәчелгән бөртеклеләр (га); өченче - планга карата процентларда; дүртенче - чәчелгән арпа; бишенче - бодай; алтынчы - барлык чәчелгән азык культуралары (га); җиденче - планга карата процентларда.

    1 2 3 4 5 6 7


    Тукай ис. ҖЧҖ 900 110 340 430 551 59


    "Уңыш" ҖЧҖ 905 100 417 488 20 7


    "Нәбиуллин" КФХ 589 97 280 259 260 54


    "АгроМир" ҖЧҖ 3935 96 1337 2399 812 72


    "Кәрәкәшле" ҖЧҖ 1400 90 550 850 650 48


    "Тимербаев" КФХ 480 86 310 170 190 58


    "Игенче" ҖЧҖ 355 85 155 120 153 46


    "Вафауллин" КФХ 1460 80 750 360 455 52


    "Таң" ҖЧҖ 913 74 359 340 0 0


    Башка КФХлар 3537 64 2021 1279 3591 47


    Район буенча 14474 83 6519 6695 3591 47


    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: