Үткән атнада полиция хезмәткәрләре тарафыннан законсыз спиртлы эчемлек сатуның ике факты ачыкланган.
Урыссу кибетләренең берсендә 30 октябрьдә иртәнге 10 сәгатьтән соң алкоголь продукциясен сатуга мораторийны бозып, сатучы сатып алучыга ике ярты литрлы шешәдә "Сибирская корона" сырасын саткан. Ә икенче көнне "Алкоголь" операциясе барышында участок полицейскийлары подгорныйлыларның берсеннән спиртлы продукцияне контроль сатып алу үткәргән.