Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Районның агросәнәгать комплексы чәчүне кыска срокларда тәмамларга максат алды

    Беренче май - Хезмәт бәйрәмен авыл эшчәннәре кыр-басуларда каршы алды - авыл хуҗалыгы формированиеләре чәчүгә кереште.

    Әбсәләм авыл җирлегендә эшләүче фермер Рөстәм Вәлиевның арпа басуында узган оператив киңәшмәдә район башлыгы Рөстәм Нуриев агротармак җитәкчеләре каршына 20 майдан да соңга калмыйча чәчү кампаниясен тәмамлау бурычын билгеләде. Моңа ирешү өчен бөтен шартлар да бар: техника һәм тагылма машиналар үз вакытында сафка куелды, югары сыйфатлы орлык юнәтелде, ашлама хәстәрләнде. Бар булган көчне файдаланган очракта, районның агросәнәгать комплексы тәүлегенә ике мең гектарда эш башкару мөмкинлегенә ия.

    Үз тармакларындагы компетентлы белгечләр әйтүенә караганда, агымдагы яз үзенчәлекле килде. Аның бөтен үзгәлеге шунда ки, туфрак тигез өлгерми - дым бар, әмма пар аз күтәрелә. Шул сәбәпле механизаторларга кырларны өлешләргә бүлеп чәчүне алып барырга да туры килмәгәе. Ничек кенә булмасын, кампанияне комплекслы, ягъни өзлексез технология белән алып бару, чәчү тирәнлеге һәм куелыгы гына түгел, культураларның җитлегү чоры да күз уңында торырга тиеш.

    Киңәшмәдә фермер Вәлиев кырында эшләүче чәчү агрегаты үрнәгендә техника куркынычсызлыгы турында сөйләшү булды. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы урынбасары Азат Мәхмүтов авыл хуҗалыгы машиналарының каеш һәм чылбырларын кожух белән каплау, ике яклы сигнал белән тәэмин итү мөһимлеген алгы планга чыгарды. Сүз уңаеннан, фермерның бу юнәлештә бар да тәртип.

    Чарада кырлар культурасына хас сорауларны уртага салып сөйләшү бик урынлы яңгырады. Бер кырда дүртәр төрле культура үсеп утырган, юл буйларында гына түгел, басу урталарында да куаклар иркенләп тамыр җибәргән күренешләр булмады түгел, булды. Шуңа күрә багана төпләрен, кырларны юл буена ук терәп эшкәртү белән беррәттән, иген биләмәләрен хуҗасыз калган баганалардан азат итү дә көн кадагына чыгарылды.

    Сүз уңаеннан. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматларына караганда, җәмгысы 2657 гектарда чәчү башкарылган. Планга карата бу 12 процент тәшкил итә. "АгроМир" җәмгыяте бөртекле һәм кузаклы культураларның бөтен төрен диярлек чәчүгә кереште. "Кәрәкәшле", "Вафауллин", "Нәбиуллин", Тукай исемендәге коллектив механизаторлары - арпа, "Таң", "Игенче" җәмгыятьләре җирбагарлары солы кырларында мәшгуль. Тукай исемендәге, "Вафауллин", "Тимербаев" хуҗалыклары катнаш азык чәчә башлады.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: