Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Районның балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлекчәсендә хокук бозган 12 үсмер учетта тора

    Бүген район эчке эшләр бүлеге каршында эшләүче балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлекчәдә теге яки бу төрдә хокук бозган 12 үсмер учетта тора.

    Шул ук вакытта дүрт бала учеттан төшерелгән, ә икесен, киресенчә, учетка кую планлаштырыла. Үсмерләрне дөрес юлга бастыру балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссия һәм тиешле хезмәтләр белән берлектә башкарыла. Аларга төнге вакытта җәмәгать урыннарында уздырылган рейд тикшерүләре вакытында урамда "тоткарланган" үсмерләргә тәүлекнең бу вакытында өйләрендә булырга тиешлекләре турында әйтергә һәм бу турыда әти-әниләрен дә кисәтергә туры килә. Комиссиянең асоциаль гаиләләрдә балаларның яшәү шартлары белән танышуы, үз вазифаларын үтәмәгән әти-әниләрне берничә тапкыр чакыруы еш кына әти-әнине үз балаларына хокукларыннан мәхрүм итү турында дәгъва гаризасы белән тәмамлана. Шул ук вакытта комиссия әгъзалары үзләре алдына мондый бурыч куймыйлар. Киресенчә, аларның максаты - начарны кисәтү, уйланырга, төзәлергә мөмкинлек бирү.

    - Ел саен, 1 июньнән 25 августка кадәр, Татарстанда ведомстоара "Үсмер" профилактик операциясе уздырыла, - дип билгели балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссия рәисе урынбасары Наил Миңневәлиев. - Акциянең максаты - социаль куркыныч халәттә һәм авыр тормыш вазгыятендә калган гаиләләрне ачыклау. Кайбер гаилә башлыклары, еш кына ана булган кеше дә, алкоголь эчемлекләрне артык куллана, бу җәһәттән аларның үзләре тормыш бүләк иткән затлар алдында элементар бурычларын онытулары сер түгел. Тагын бер максат - барлык төрдәге - психологик, матди, социаль ярдәм күрсәтү... "Үсмер" операциясе эчке эшләр органнары хезмәткәрләре яшьләр эшләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге, социаль яклау, мәгариф һәм мәдәният бүлекләре, халык мәшгульлеге үзәге, иҗтимагый оешмалар һәм башкалар тарафыннан уздырыла. Һәм, балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссиянең җаваплы секретаре Венера Мостафина билгеләп үтүенчә, әти-әниләр аеруча үзләренең зураючы балаларына игътибарлы булырга, аларга урамда тоткарланырга рөхсәт итмәскә тиешләр.

    - Хокук тәртибен канунга каршы гамәл кылам дип кенә бозмыйлар, беркатлылык аркасында да шулай килеп чыга, - дип билгели Мостафина. - Ә хокук тәртибен бозган өчен административ җавапка әти-әниләр дә, балалар да җәлеп ителә. Сүз дә юк, муниципалитет тәрбиягә авыр бирелүче үсмерләрне күз уңыннан читкә җибәрми, укуларын дәвам итүдә, эшкә урнаштыруда булыша... Шулай да районда балигъ булмаган балалар тәрбияләнгән асоциаль гаиләләр кимүе турында сөйләргә иртәрәк әле.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: