Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Районның опека һәм попечительлек органы бер хатынны ана булу хокукыннан мәхрүм итәргә телиләр

    Бер дигән йорт-җире, берсеннән-берсе сөйкемле өч баласы, яратам дип күзенә карап торучы ире, азгын күңелен басар өчен сөяркәсе дә... бар. Берәүнең бәхетеннән май ката, икенчесенекеннән таш эри, ди безнең халык.

    Комиссия әлеге гаиләне күптән инде үз контролендә тота. Ике көннең берендә диярлек барып та чыга. Барган саен бу хатынны башка йорттан эзләп таба, гаиләсенә кайтара. Бер килүдә аны сөяркәсе йортына кереп качкан җиреннән авыл җирлеге башлыгы үзе эзләп тапты. Икенче юлы эзләргә туры килмәде - ике "гашыйк" ишек алдындагы алмагач төбендә чөкердәшеп утыра иде.

    Йорт-җир газдан өзелгән - бурыч шактый җыелган. Кече уллары йөри торган балалар бакчасы уңайлыклары өчен дә гаилә берничә ай түләмәгән. Суыткычта шар тәгәрәтеп уйнарлык - бер-ике шешә сыек майдан тыш бернәрсә дә юк. Хуҗабикә туңдыргычта тавык ботлары бар дип акланды. Юньле ризык булса, Америка халкыннан артмас иде ул.

    Исәпкә бар санга юк ир... Йөгәнсез ананың балалар язмышы белән уйнавы аеруча аяныч. Күңеле далада булган ана янәшәсендә үсүче кызның мәктәп партасы артында утырганда ук үзеннән шактый олы ир белән очрашуы билгеле иде. Тавышында агрессия тоннары яңгырап торган үсмернең төн уртасында ниндидер машиналардан төшеп калуын авыл халкы, әлбәттә, күрми калмый. Өеңдәге хәлне күршеңнән сора, дип белми әйтмиләр.

    Балалар мәнфәгате сагында торучы комиссия әгъзалары ир белән хатынны ачыктан-ачык сөйләшүгә чакырды. Ана кеше декабрь аеннан бирле эшләми. Бер хезмәт хакы һәм социаль пенсия хисабына биш кеше җан асрый. Мондый шартларда ничек итеп газны тоташтырмак кирәк - август ае - яртылаш көз ае. Электр плитәсендә ризык әзерләүче гаиләнең тиздән уттан мәхрүм булуы да көн кебек ачык. Аннан бигрәк ана кешенең йөгәнсезлеге Россия Федерациясенең Административ хокук бозулар кодексындагы ана булу хокукын яклаучы маддәләргә бер дә туры килми. Балалардан колак кагу өчен сәбәпләр җитеп ашкан.

    Комиссия әгъзалары өлкәннәргә төрле вариант тәкъдим итте. Аларның һәрберсе белән психолог сөйләште. Сабыйга йорт җылысын берни дә алмаштыра алмаганын яхшы аңлаган белгечләр, ир белән хатынга соңгы шанс бирде. Билгеле срок эчендә ана кеше иң әүвәл яшәү рәвешен үзгәртми һәм эшкә урнашмый икән, районның опека һәм попечительлек органы хатынны ана булу хокукыннан мәхрүм итү өчен судка документлар әзерли.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: