Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Районның республика программаларында катнашуы тормышыбыз сыйфатын яхшыртты

    Безнең район күп кенә республика программаларында уңышлы катнаша.

    "Чиста су" - әлеге программаны тормышка ашыру кысаларында Иске Урыссу авылында 12 чакрым суүткәргеч линия сузу планлаштырыла. Урыссу авыл җирлеге башлыгы Резедә Мөхәммәтҗанова сүзләре буенча, эшләр 2013 елда башланган: 2,5 чакрым озынлыктагы суүткәргәчне 1 Май, Чапаев һәм өлешчә Мәктәп урамнарында сузганнар. Агымдагы елда эшләр алты чакрымнан артык озынлыкта башкарылган һәм артезиан коесыннан килгән су хәзер, Вахитов һәм өлешчә Мәктәп урамнарыннан тыш, авылның һәр йортына кергән. Тулаем эшләрне көзгә кадәр тәмамлау планлаштырыла.

    "Спорт мәйданчыкларын төзү" - әлеге президент программасы спорт инфраструктурасын үстерү, массакүләм спортны популярлаштыру һәм кешеләрне - яшьләр вәкилләрен дә, өлкән буынны да физик тәрбиягә һәм спорт белән шөгыльләнүгә җәлеп итү аша халык сәламәтлеген ныгыту өчен шартлар тудыру максатында старт алды. Программаны тормышка ашыру 2013 елда башланды: яңа спорт мәйданчыклары Урыссу бистәсенең Солнечный микрорайонында һәм Кәрәкәшледә барлыкка килде. Аларда ясалма үлән белән капланган футбол кыры, шулай ук баскетбол һәм волейбол мәйданчыклары бар. Агымдагы елда тагын өч спорт мәйданчыгын ачу планлаштырыла. Әйтик, Ютазыда спорт мәйданчыгына берничә төрдәге тренажерда шөгыльләнергә яратучылар йөри ала. Димтамакта спорт мәйданчыгы ясалма япмалы волейбол һәм баскетбол кыры төрендә булачак. Өченче мәйданчыкны Урыссудагы 3 санлы мәктәптә ачу күздә тотыла. Биредә шулай ук баскетбол һәм волейбол уйнау өчен шартлар тудырылачак. Спорт объектларын тапшыру август ахырында күздә тотыла.

    Моннан тыш, районда күп фатирлы йортларны һәм мәгариф объектларын капиталь ремонтлау программалары тормышка ашырыла, күп функцияле комплекслар, ветеринария хезмәте биналары төзелә һәм ФАПлар төзелә һәм реконструкцияләнә, йорт яны территорияләре төзекләндерелә, юллар ремонтлана һәм төзелә, авылларда урам яктыртылышы тергезелә, "Гобәйди" музейлар комплексы реконструкцияләнә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: