Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Районның яшь инспекторлары кечкенәләр янында

    Ютазы мәктәбендә юл хәрәкәте яшь инспекторлары отряды эшли. Аның белән тормыш иминлеге нигезләрен укытучы Ринат Фәйсханов җитәкчелек итә.

    "Игътибар, балалар!" акциясе кысаларында яшь инспекторлар мәктәпнең гомуми линейкасында чыгыш ясадылар, "Солнышко" балалар бакчасы сабыйлары белән очраштылар, дип хәбәр итте педагог-оештыручы Гөлназ Гәрәева. Мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең музыка залында яшь инспекторлар юл хәрәкәте кагыйдәләре турында сөйләделәр, юлларда үз-үзеңне дөрес тоту турында сораулар бирделәр.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: