Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Районның җылыту сезонына әзерлеге һәм республика программаларының үтәлеше зональ киңәшмәдә тикшерелде

    Күптән түгел узган зональ киңәшмәдә муниципалитетларның җылыту сезонына әзерлеге, шулай ук республика программаларының үтәлеше сораулары тикшерелде.

    Киңәшмә эшендә баш инвестицион төзелеш идарәсе, Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы вәкилләре, район башкарма комитетлары җитәкчеләре катнашты. Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Марат Сәйфетдинов, җыелучылар игътибарын эшне активлаштыру мөһимлегенә юнәлтте. Төп эшләр - ФАПларны, спорт мәйданчыкларын төзү һәм реконструкцияләү, йортларга һәм мәгариф объектларына капиталь ремонт. Бу көнне район кунаклары Урыссу ГРЭСында булдылар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: