Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Районыбыз ветераннары җиңүне якынайткан геройлар

    1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында турыдан-туры катнашучылар елдан-ел азая бара: аларның сәламәтлекләре какшаган, ә хатирәләре мәгълүматка бай түгел.

    Булат Афзалов - Иске Каразирек авылында туып үскән. Биредә үк сигезьеллык мәктәпне тәмамлаган, колхозда эшләгән. Һәм рәссам булырга хыялланган. Егеттә шундый сәләт булган. Бөгелмәдәге сәнгать мәктәбенә укырга да кергән. Әмма сугыш аның тормышына үз төзәтмәләрен кертә. Булат фронтка 1943 елда китә. 1141 артиллерия полкы составында ул Ленинград янындагы сугышларда катнаша - немец армиясе частенең оборонасын өзүчеләр һәм блокададагы шәһәрнең Зур җир белән элемтәсен тергезүчеләр сафында була. 1945 елның декабрендә Афзаловның аягы яралана, шул ук елда контузия дә ала. Туган авылына әйләнеп кайткач, ул туган колхозында счетовод ярдәмчесе булып эшли. Күп санлы бүләкләре арасыннан Афзалов аеруча "Батырлык өчен", "Японияне җиңгән өчен" медальләрен санап уза. Бүген 88 яшьлек ветеран Урыссу бистәсендә оныгы гаиләсе белән яши.

    Зәки Фәрхетдиновның туган җире - Яссытугай авылы. Алтынчы сыйныфны тәмамлагач ук өлгер малайга җигүле ат ышанып тапшыралар. Аның белән Зәки Ютазы заготзерносына уңыш ташый. Фәрхетдинов 85нче танкка каршы полкта, шулай ук Суворов орденлы 268нче гвардия укчылар полкында хезмәт итә. Минометчы, Польша шәһәрләрен азат итү өчен барган сугышларда катнаша. 1944 елда аягына ярчык ярасы ала, Орша янында кулбашы авыр яралана. "Батырлык өчен", "Германияне җиңгән өчен", "За боевые заслуги" медальләренә лаек була. Җиңү маен Германиядә каршылый. Зәки Мөхәммәтгали улы 89 яшьлек тормыш чиген атлап чыккан. Бүген чал чәчле ветеран Урыссу бистәсендә балалары һәм оныклары тәрбиясендә яши.

    Миңнебай Миңнекәев 1924 елда Кукмарада туа. 1942 елда яшүсмерне фронтка чакырып алганда, аңа әле 18 яшь тә тулмаган була. Хәрби училищеда җиде ай офицерлыкка укый. Фронтта вәзгыять начарайгач, барлык курсантларны алгы сызыкка озаталар. 348нче укчылар дивизиясенең 1174нче укчылар полкы составында Курск-Орлов дугасындагы һөҗүм сугышларында катнаша. 1943 елда аягы яралана. Бөек Ватан сугышы инвалиды Миңнебай Миңнекәй улы "За боевые заслуги" һәм "Германияне җиңгән өчен" медальләре белән хаклы рәвештә горурлана. Башка бүләкләре дә күп.

    Яраланганнан соң аның хезмәте халык дәүләт куркынычсызлыгы комиссариаты белән бәйле була. 1951 елда Миңнекәевны Урыссу бистәсенә спецкоммендатурада эшкә җибәрәләр. Хәрби әсирлектәге немецлар һәм илдәге хөкем ителүчеләр арасыннан биш йөз кеше төзелеш эшләрен башкара - йортлар төзи, район мәдәният йортын һәм социаль-мәдәни көнкүреш объектларын тергезүдә хезмәт куя, айга бер яки ике тапкыр спецкоммендатурада үзләрен билгеләтә. Юбилярның хезмәт биографиясе Эчке эшләр министлыгында хезмәт итү белән бәйле, ул участок милиционерыннан өлкән оперуполномоченныйга кадәр юл үткән.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: