Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Республика мөфтие постына дәгъвачы белән очрашу

    Азнакайда Татарстан республикасы мөфтиенә кандидат Камил хәзрәт Сәмигуллин белән очрашу узды.

    Чарада республиканың Көньяк-Көнчыгышы казые, Ютазы районы имам-мөхтәсибе Марат хәзрәт Мәрданшин һәм "Фәнис" мәдрәсәсенең барлык имам-хатыйплары һәм укытучылары катнашты. Камил хәзрәт мәчетләр имамнарын кызыксындырган сорауларга җавап бирде. Алар арасында мәдрәсәдә укыту программалары, торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү, хезмәт хакы һәм яшь имамнарга ярдәм турындагылары бар иде. Очрашу эшлекле һәм дусларча халәттә үтте. Анда шулай ук республика президенты аппараты вәкилләре, Ютазы һәм Азнакай районнарының дини конфессияләре кураторлары бар иде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: