Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Ретро-клуб туды

    Узган шимбә, 10 ноябрь көнне, агымдагы елның сентябрендә туган "Вечер" ретро-клубы 40 яшьтән өстә булган урыссулыларны район мәдәният йортына "Танышыйк әле" дип исемләнгән дебют ретро-кичәсенә чакырды.

    Кичәне үткәнгә "сәяхәт"кә, яшәү рәвеше, мода, узган гасырның 70-90нчы еллары музыкантлары һәм җырчылары турындагы истәлекләргә багышладылар. Гитара һәм караокега ретро-җырлар җырладылар, ул вакыттагы көйләргә биеделәр. Шулай ук ретро-дәвер темасына уеннар һәм бәйгеләр уздырдылар. Кунаклар бик шат булып, киләсе очрашуга өметләрен белдерделәр. Шансон, бард җыры, ретро-фильмнар, шулай ук ялгыз йөрәкләр кичәләрен уздыру тәкъдимнәре яңгырады.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: