Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • РФ Мәгариф һәм фән министры Дмитрий Ливанов Бөтенроссия әти-әниләр җыелышын телеконференция форматында уздырырга планлаштыра

    Россия Федерациясенең Мәгариф һәм фән министры Дмитрий Ливанов Бөтенроссия әти-әниләр җыелышын телеконференция форматында уздырырга планлаштыра.

    Телеконференция әти-әниләр җәмәгатьчелеге һәм Россия Федерациясе субъектларының мәгариф өлкәсендә дәүләт идарәсен тормышка ашыручы башкарма власть органнары катнашында якынча август ахырында - сентябрь башында узачак. Министр соңгы елларда мәгариф системасында барлыкка килгән үзгәрешләр турында сөйләячәк, ә әти-әниләр аңа турыдан-туры сорау бирә ала. Фикер алышуда, 30 августка кадәр rodsobranie30@gmail.com.электрон почтаcы буенча үз соравын җибәреп, һәркем катнаша ала. Чаралар анонсы Мәгариф һәм фән министлыгының http//минобрнауки.рф/новости/4300 сайтында урнаштырылган.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: