Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Россия Президенты Владимир Путин райондашыбыз Гөлҗиһан Әхмәтшинаны юбилее белән котлады

    Борынгы фәлсәфәчеләр, дөнья - ул үз чагылышларын кешеләрнең үзләренә кире кайтара торган көзге дигәннәр. Бу хакыйкатькә туксан яшьлек Гөлҗиһан Шагали кызы Әхмәтшина белән әңгәмә коргач, тагын да ныграк ышанасың.

    Аны өлкәннәрдән башлап балаларга кадәр барлык кеше дә ярата. Аңа мондый мөнәсәбәтнең сере тирәндә түгел - ул үзе дә аларга игелекле һәм ягымлы бит. "Минем балаларым бик әйбәт, күршеләрем һәрвакыт яхшы булды",- ди мәкаләбез герое, тормыш юлын бәян итеп. Ә аның гомер юлы җиңелләрдән булмаган.
    Гөлҗиһан Шагали кызы Бәйрәкәтамак авылында туган. Авыл тормышы буыннар ныгыганны көтеп тормаган. Ундүрт яшьтән аңа тир түгәргә - үгез белән җир сөрергә, урман кисәргә туры килә. Сугыш еллары да авыр хезмәттә үтә. Берничә йортка үзләреннән ераграк яшәүче Мирсәеткә кияүгә кыз сугыш тәмамланганнан соң беркадәр вакыт узгач чыга. Элекке фронтовикка, өйләнгәнче, сугышта алынган каты яраларыннан озак дәваланырга туры килә.
    1949 елда Әхмәтшиннар ул вакытта әле яңа гына төзелә башлаган Урыссу бистәсенә күченәләр һәм аларга Техснаб урамы буенча ике катлы баракта фатир бирәләр. Фатирны гаилә тагын өч гаилә белән бүлешсә дә, уртак тел табып, тату яшиләр. Гөлҗиһан апа агач эшкәртү комбинатында, техснабта эшли. Ул авыр һәм пычрак эштән тайчынмый - йөкче дә, техничка да була. Эшләрен җитез башкарып, өенә - тәрбия таләп иткән авыру ире һәм балалары янына ашыга. Әмма барлык тырышлыгына карамастан, Мирсәет ага сугышта алынган яраларыннан савыга алмый, һәм кырык алты яшендә Гөлҗиһан апа тол кала.
    Бүген мәкаләбез герое кызы Сания белән барлык уңайлыклары булган үз йортларында яши. Күршеләре Сәрия Мәрданова аларга кунакка еш керә. Ул да мәкаләбез герое белән бергә техснабта эшләгән. Гөлҗиһан апа белән кырык ел аралаша. "Безнең белән бергә хезмәт куйган тормыш иптәшем, иртән гаражга килсәң, җыештырылган була иде, дип сөйли торган иде. Гөлҗиһан апа тизрәк эшләрен бетереп, ире янына кайту өчен хезмәт урынына иртәрәк килә торган иде, - дип сөйли Сәрия Вагыйз кызы. - Ул бернинди эштән баш тартмады, ярдәм сораучыларга булышты. Пенсиягә чыккач та эшләде әле. Гөлҗиһан апа хәзер дә күңеле белән яшь, безнең белән бергә бәйрәмнәрне каршылый, урманга җиләккә йөри. Быел да җәй бүләген биш литрлы чиләкне тутырып җыйды. Аны минем оныкларым да ярата. Ул барысына да ачык йөзле, беркемне дә тәнкыйтьләми, барысын да ярата. Мөгаен, Аллаһы Тәгалә аңа игелеклелеге, яхшы эшләре өчен озын гомер бүләк иткәндер дә". Гөлҗиһан апа исә озын гомерле булуының сере даими хәрәкәтләнүдә дип белә.
    Юбилее көнендә мәкаләбез героен район сугыш һәм хезмәт ветераннары рәисе Зоя Глушкова һәм социаль яклау бүлеге хезмәткәре Валентина Фадеева котладылар. Алар юбилярга Россия Федерациясе Президенты Путиннан открытка һәм район башлыгы Рөстәм Нуриевтан бүләк тапшырдылар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: