Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Россиядә коронавирустан вакциналаштыру эше 15 декабрьдә башланды.

    Мәскәүдә моңа 5 декабрьдә үк керешкәннәр иде. Бүгенгә 800 000нән артык кешегә прививка ясалган. Төбәкләргә 1,5 миллионнан артык доза вакцина җибәрелде. Вакцинасының нәтиҗәлелеге 91,4 процент тәшкил итә. 

     

    Игътибар!
    Безнең Ютазы районына 90 доза «Гам-КОВИД-Вак» вакцинасы кайткан, бүгенгә барлыгы 70 кеше прививка ясаткан. Прививкаланучылар арасында мәгариф, хокук саклау, медицина, транспорт тармагында һәм вахтада эшләүчеләр, пенсионерлар бар.
    Эпидемиологларыбыз хәбәр итүенчә, прививка ясаткан якташларыбызның хәл- торышы яхшы, үзләрен яхшы хис итә. Димәк, коронавирус инфекциясенә каршы коралланыйк дисәк- прививка эшләтегез!
    Коронавирус инфекциясеннән вакцинацияләнергә теләүчеләрнең  исемлеге  алдан төзелә,чөнки 1 флаконда 5 доза, ягъни 5 кешегә исәпләнгән була ул. Вакцинация алдыннан табиб-терапевтта тикшерелергә кирәк.
    Шуңа күрә беренче эш итеп прививка ясатырга теләүчеләргә регистратурага тел. 2-65-42 яки прививка ясаучы шәфкать туташына 89274638497 телефоны буенча шалтыратырга һәм язылырга кирәк. 
    Шәфкать туташы прививка ясатырга теләүчеләрне   билгеле бер көнгә яза һәм хәбәр итә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: