Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Рөстәм Миңнеханов: “Ютазы районы кечкенә булса да, аның потенциалы зур”

    Төзелеше ерак кырыгынчы елларда Сталин директивасыннан башланган, илебезнең халык хуҗалыгын күтәрү локомотивы булып торган Урыссу ГРЭСын саклап калу әһәмиятле.

    Бу турыда Ютазы II чакырылыш район советының узган пәнҗешәмбедә, 19 февральдә үткән XLV утырышында, аның эшендә катнашкан Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов җиткерде. Ул, аерым алганда, җайланмаларның тузганлыгы станциягә көндәшлеккә сәләтле булып калырга мөмкинлек бирмәвен ассызыклады. Тулы модернизация, җитди финанс кертемнәре мөһим.

    - Әлеге предприятие - районның югары квалификацияле белгечләре эшләгән индустриаль мәйданчык, - дип билгеләп үтте президент. - Тема катлаулы. - Аны хәл итү юллары Татарстан нефтьчеләре һәм республика ярдәме белән тормышка ашырылырга тиеш.

    Республика үсешенең төп программаларына тукталып, Миңнеханов 2030 елга кадәр чорга булган стратегик бурычлар өстендә эшләүне билгеләп үтте. Ул - аналитик исәпләнгән, уйланылган, үзәк кыйммәте - кеше үзе - киләчәкнең төп капиталы булган программа. Президент программа өстендә эш дәвам итүен ассызыклады, һәм проектның сайты республиканың һәр яшәүчесенә Татарстанның киләчәген формалаштыруга үз өлешен кертергә мөмкинлек бирә.

    - Бәлки кайберәүләр илдә кризис, ә республика озак вакытка планнар төзи дияр, - дип билгеләп үтте президент. - Моңа җавап итеп, шуны әйтәм: тормыш бер урында тормый, һәм ул алдан күрүчәнлекне таләп итә. Ни өчен яшьләр туган якларыннан китә? Һәр муниципалитетта, ә сезнең зур булмаган район зур потенциалга ия, хезмәт кешесе өчен шартлар тудырылырга тиеш. Кече һәм урта бизнесны үстерүгә басым ясарга кирәк. Соңгы акчаларына балаларын Казанга укырга җибәрүче әти-әниләрнең ышанычлары тулысынча акланамы? Бәлки аны башка юлдан җибәрү максатка туры киләдер? Шуңа күрә чыгарылыш укучыларының әти-әниләре белән аңлату эшләре алып бару мөһим, бу педагогларның бурычы. Сезнең төбәк инвистицион яктан җәлеп иткеч һәм аның яхшы киләчәге шик тудырмый.

    Яңа гына эш башлаган эшмәкәрләргә ярдәм итү эше алып барылуы турында Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Булат Хәҗиәхмәтов та сөйләде. Аерым алганда, ул Казанда башлангыч идеяләрне тормышка ашыруга булышлык итүче мәйданчык - IT-парк эшләве турында билгеләп үтте.

    Утырыш эшендә төп доклад белән район башлыгы Рөстәм Нуриев чыгыш ясады. Аерым алганда, ул районның социаль-икътисади үсеше белән таныштырды һәм барлык өлкәләргә - сәнәгатькә, авыл хуҗалыгына мәгарифкә, сәламәтлек саклауга кагылды.

    - Сәнәгать производствосы күләмнәре үсешен "Электросоединитель", Урыссу ГРЭСы, "Волма-Абсалямово", Әпсәләм төзелеш конструкцияләре һәм материаллары комбинаты, Урыссу электр-механика заводы кебек предприятиеләр тәэмин итте, - дип билгеләп үтте Нуриев узенең докладында. - Әйтик, "Электросоединитель" заводы 2014 елда товар продукциясе җитештерүне 600 миллион сумга кадәр җиткерде.

    Район башлыгы районга инвесторларны уңышлы җәлеп итү буенча Әпсәләм комбинаты җитәкчелеге эшен ассызыклады, алар производство күләмен шактый арттырды.

    "ВОЛМА" компанияләр төркеме килгәнче, гипс линиясендә табыш 138 миллион сумнан артмады. Производствоны модернизацияләүгә инвестицион кертемнәр аркасында, бу 220 миллион сумга якын, 2014 елда өч ел инвестицион килешү кысаларында эшләгән предприятие 408 сумга кадәр продукция җитештерде. Үз бурычларын Урыссу электр-механика заводы да тулысынча үтәде. Шул ук вакытта ГРЭС, химия заводы катлаулы вазгыятьтә калды. Химия заводында производство күләме кимү төп заказчыларның берсе китү аркасында булды. 2015 елда предприятие кулдан ычкындырылганны яңа контрактлар төзү аша кайтарырга планлаштыра. Район икътисадында әһәмиятле урынны аграр сектор алып тора. 2011 елда авыл хуҗалыгы производствосына ясалган анализ төп проблемаларны - техник яктан начар тәэмин ителгәнлекне, технологик процесс кагыйдәләре бозылуын, орлык материлының түбән сыйфатлы булуын, минерал ашламаларның начар файдаланылуын күрсәтте. Булган проблемаларны хәл итү өчен без 2011-2014 елларга агросәнагать комплексы үсеше программасын кабул иттек. Нәтиҗәдә, 2014 елда авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренең эш хакын 16 мең сумга, мөгезле эре терлек баш санын дүрт меңгә кадәр җеткерергә, югары технологияле җайланмаларны производствога кертеп, 13 товарлыклы-сөтчелек фермасына реконструкция үткәрергә һәм 90 процент сөтне югары сорт белән сатарга мөмкин булды. Тулаем алганда, программаны тормышка ашыруга район бюджетыннан 45 миллион сумнан артык акча бүленде, инвестицияләрнең гомуми суммасы 295 миллион сум тәшкил итте, - дип хәбәр итте үзенең чыгышында район башлыгы.

    Өстәмә доклад белән чыгыш ясаган "АгроМир" ҖЧҖның күзәтчелек советы рәисе Сирин Галиев һәм Урыссу авыл җирлеге башлыгы Ризедә Мөхәммәтҗанова җыелучылар игътибарын республика программаларын тормышка ашыру кысаларында барлыкка килгән авыллардагы позитив үзгәрешләргә юнәлтте, шул ук вакытта сораулар да булуын билгеләп үтте. Әйтик, Галиев авыл хуҗалыгы производствосында кадрлар - механизаторлар, комбайнчылар кытлыгына игътибар юнәлтте.

    Ахырда республика президенты райондыгы төрле өлкәләрдә эшләүчеләргә хезмәтләрендә ирешелгән уңышлары өчен дәүләт бүләкләре тапшырды. Утырышта, депутатлардан, район предприятияләре һәм хезмәтләре җитәкчеләреннән тыш, "Татнефть" ААҖ генераль директоры Наил Маганов, ТР сәламәтлек саклау министры Адель Вафин, ТР президенты аппараты җитәкчесе урынбасары Илнур Гарипов, ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов, ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Илдар Мөхәммәтов һәм башкалар катнашты.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: