Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Рөстәм Нуриев “Бердәм Россия”нең кабул итү бүлмәсендә гражданнарны кабул итте

    Гражданнарны "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлекчәсе җәмәгать кабул итү бүлмәсендә партиянең җирле бүлекчәсе политсоветы секретаре, район башлыгы Рөстәм Нуриев шәхси сораулар буенча кабул итте.

    Кабул итүдә авыл хуҗалыгы, бер якташыбызның җырлары белән китап һәм диск чыгару мәсьәләсе, йортларны һәм подъездларны ремонтлау проблемасы, югары уку йортларын тәмамлаган яшь белгечләрне эшкә урнаштыру сораулары каралды. Һәр мөрәжәгать игътибар белән тыңланды, берсе дә җавапсыз калмады. Сораулар ведомстволар һәм хезмәтләр аша хәл ителәчәк.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: