Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Рөстәм Нуриев һәм район җәмәгатьчелеге вәкилләре сәламәтлек саклау мәсьәләрен тикшерделәр

    Күптән түгел район җәмәгатьчелеге вәкилләре районда сәламәтлек саклау мәсьәләре буенча район башлыгы Рөстәм Нуриев, баш табиб Ренат Фатыйхов һәм хастаханә коллективы белән очраштылар.

    Баш табиб беренче квартал буенча мәгълүмат җиткерде. Чакырылучыларга алар тарафыннан элек күтәрелгән сораулары буенча җавап бирелде. Җәмәгатьчеләр Ленин урамы ягыннан хастаханә территориясенә капкалар бикләнүе сәбәбе белән кызыксынды, лабораториянең яңача урнашуы белән канәгатьсезлек белдерде. Район башлыгы хастаханә шәһәрчеген төзү һәм төзекләндерү планнары белән таныштырды. Очрашу ахырында җәмәгатьчеләр якында гына реконстукцияләнүче Балалар иҗаты үзәген карады.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: