Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Рөстәм Нуриев район гәҗите хәбәрчеләре белән очрашты

    Район гәҗите хәбәрчеләре өчен агымдагы эш атнасы район башлыгы Рөстәм Нуриев белән очрашудан башланды.

    Район тормышы, көнүзәк сораулар турында ачыктан-ачык барган әңгәмә барышында без район лидерыннан җирле матбугат басмасы битләрендә нинди темаларны күбрәк күрергә теләве белән кызыксындык.

    - Урамнарга, ишек алларына каты көнкүреш калдыкларын ташлаучыларны фаш итегез! Мондый тәртипсез затларның сурәтләрен курыкмыйча газета битләренә басып, аларны тәнкыйть утына тотарга кирәк...

    Рөстәм Нуриев чисталык, төзеклелек турында сүзен дәвам иткән арада, уйларым белән үзем яши торган Горький урамындагы 1 санлы йортка кайттым. Узган якшәмбедә подъезд ишегенә кемдер, бәлкем, йорт буенча өлкән кешедер, яшәүчеләрне чүп-чарларын көн элгәре урамга чыгармаска, хәзер ишек алдында калдырылган соры капчыкларны чүп машинасы шоферлары җыештырмаячагын аңлатып, мин аны хәтта үгет-нәсыйхәт биреп тә дияр идем, игълан элгән иде. Һәм шуннан нәрсә? Берникадәр вакыттан соң бу кәгазьне ертып аттылар. Горький урамындагы 1 һәм 3 санлы йортлар арасына, агач төбенә, чүп капчыкларын чыгаруны дәвам итәләр, сукбай этләргә шөгыль бирәләр. Халык шултиклем күнеккән ки, ул әлеге гамәленнән башка сулый да алмый кебек тоела. Тик менә тәүлекләр буена чүп-чар арасында җан асраучы агачның гына хәлен белүче юк.

    Район башлыгы белән яңа сәнәгать мәйданчыгы турында да фикер алыштык. Сүз элеккеге Октябрьский базасы территориясен файдалану хакында бара. Аның бер өлешендә тиздән "URUSSU" инвестицион-сәнәгать паркы урнашуы, җирле муниципалитет үзләштергән мәйданда күп фатирлы берничә йорт, сәүдә үзәге урнашачагын хәбәр иткән идек инде. Безне шушы юнәлештә анык эш алып барылуы кызыксындырды. Нуриев сүзләренә караганда, сәнәгать мәйданчыгында эшләячәк оператор ачыкланган. Моннан тыш, анда блок җитештерү цехы эшли һәм, саклау өчен җиһазлар булу сәбәпле, цементны күпләп сату операциясе дә җайга салынган.

    - Иң мөһиме, бүгенге көндә биредә егермедән артык кеше мәшгуль. Октябрьский базасы ябылган дәвердә эшсез калган кешеләр санын янәдән тергездек, дияргә була. Безнең максат - ике-өч ел эчендә 300гә якын эш урыны булдыру. Моңа ирешү өчен анда бөтен мөмкинлекләр бар - территория асфальтланган, аның аша тимер юл уза. Районның Бошкортстан Республикасы белән күршелек итүе дә, Оренбург, Самара өлкәләренең ерак булмавы да безгә кулай гына. Аннан килеп, сәнәгать тармагы буенча безнең төбәк үзе дә яхшы үсеш юлында. Бу сәнәгать тармагы да, сәүдә оештыру өчен дә менә дигән нигез, - дип билгеләп узды район башлыгы.

    Сәүдә турында сүз ычкынгач, без вәгъдә ителгән "Шифа" сәүдә үзәге хакында да сораштырмыйча кала алмадык. Лениногорск эшмәкәре өч миллион сумга участок сатып алып өлгергән, язга чыккач, нигезен сала башлаячагын ачыкладык.

    - Беләсезме, районда эре сәүдә ноктасы кирәк булуы турында эшмәкәрләр белән дә, зур предприятие җитәкчеләре белән дә бер тапкыр гына әңгәмә кормадым. Мин бик тә үз кешеләребезнең әлеге эшкә алынуын теләгән идем, әмма берсенең дә җөрьәт итәсе килмәде.

    Районда заман таләпләренә җавап бирә торган сәүдә нокталары барлыкка килгәндә, үзәк дигән статусы булган базар берәр кайчан төзекләндерү дигән төшенчә белән танышырмы, юкмы икән? Бу сорау күпләрнең эчен поштыруына иманым камил.

    - Әлеге территорияне сатып алган егетләрнең бер төрле фикергә килә алмаулары нәтиҗәсе бу. Бер карасаң, алар акча кертергә телиләр, икенче карасаң, фикерләрен үзгәрткән булалар. Гомумән, "канат сыдырып" йөрүче әлеге кешеләрнең бер генә дә рәтле эшләре юк, бармакка бармак сукмыйлар. Аларны да, халыкка чыгарып, тәнкыйть итәргә кирәк! - дип басым ясады Нуриев.

    Адәм баласы ипи белән генә тук була алмый. Аңа рухи азык та кирәк. Менә шунысын каян алырга? Урыссуда бала-чагаң белән ял итеп кайтырдай бер генә урын да юк. Үзәк балалар паркын гына алыйк. Кайсы ата-ана үз нарасыен мондагы таганга, аеруча, ике утыргычлысына курыкмыйча утырта икән? Өстәвенә, быел анда бәхетсезлек очрагы да булды. Куркыныч тудыручан инвентарьле мәйданчыклар ишек алларында да юк түгел.

    - Үзәк балалар паркында башкарасы эшләр буенча район программасы кабул ителде. Киләсе елда бу территориягә яңа уен җиһазлары урнаштырачакбыз. Мондый чаралар ишегалларындагы мәйданчыкларда да күреләчәк. Булган сорауларны 2019 елга кадәр район бюджеты хисабына чишәргә тырышачакбыз, - дип ышандырды Нуриев.

    Район башлыгы юлларны карап торучы хезмәт башкарган эшләргә, дөресрәге үз бурычларына намус белән карамавына карата да канәгатьсезлеген яшереп калмады. Ул якын киләчәктә төзекләндерүгә нигезләнгән предприятиеләрнең берсенә, техник яктан тагын да куәтләндереп, юлларны гына түгел, аның кырыйларын да тәртиптә тотуны йөкләргә йөз тота. Бу көнне без район үзәк хастаханәсе, мәгариф тармагы эшчәнлегенә хас проблемалар, хәтта онытылып, яңадан яңартылган ГТО турында да фикер алыштык.

    Форсаттан файдаланып, безне, хәбәрчеләрне яшәтүче проблемаларны да күтәреп чыктык. Бүгенге көндә 2015 елның беренче ярты еллыгына әбуна кампаниясе бара. Телевидение, Интернет дигән дөнья челтәре матбугат басмаларына җитди көндәшлек тудырган, өстәвенә, язылу хаклары да артып торган мәлдә, районкаларга агымда калу аеруча авыр. Әлбәттә, матбугат басмасының үтемлерәк булмавында безнең дә гәеп бар: журналист халкына кайвакыт бөтен гаделлекне бәян итеп бетерергә ярамый. Әмма безгә гашыйк укучы, ничек кенә булмасын, бездән аерылмый. Быел исә әбунә кампаниясенә яңа төшенчә килеп керде. Ул - альтернатив язылу дип атала. Аның асылында район гәҗитенә, почта чыгымнарын кертмичә, редакциянең үз бәясенә язылу мөмкинлеге ята. Бу бары тик 210 сум тора. Редакция хезмәткәрләре, әлбәттә, гәҗитне абонентларга үзләре илтеп тапшырачак. Язылуын гына язылсыннар, без почтальон булырга да әзер! Хәер, Урыссу гимназиясе коллективына бернинди телдә сөйләшеп тору да кирәк булмады - 18 укытучы агымдагы атнада альтернатив язылуны рәсмиләштереп тә өлгерде. Район советы һәм башкарма комитетының 22 хезмәткәренең дә "очсыз" гәҗит укыйсы килде. Бу эшне без быел Урыссу бистәсендә генә башкарып карамакчы идек. Әмма Иске Урыссу мәктәбенең җиде педагогын да ике арада ятучы чакрымнар куркытмады: ике көннең берсендә мәгариф бүлеге бусагасын таптаучы укытучылар район гәҗитен үзләре алып китәчәкләр. Әмма безгә зур сәнәгать предприятиеләренең дә йөз белән борылуы хаҗәт. Һәм менә шушы эштә безгә район башлыгы ярдәм итәргә вәгъдә итте дә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: