Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Саҗидә Миңнуллина игелеге өчен рәхмәтләр ишетте

    Кешенең нинди булуы турында тормышының әһәмиятле вакыйгалары мизгелләрендә белергә мөмкин. Яссытугай авылында яшәүче Саҗидә Миңнулла кызы Миңнуллина турында да 90 яшьлек юбилее уңаеннан өе тулы кунаклар булудан чыгып фикер йөртергә мөмкин иде.

    Аның йорты ишегалдында берничә автомобиль туктаган. Өлкән яшьтәге хуҗабикә килүчеләрне олы яшьтәге татар апаларына хас булган ачык төсле бизәкле киемнәрдә өй алдындагы эскәмьядә каршылады. Әби тирәсендә аның яраткан оныклары бөтерелә иде. Саҗидә апаның туганнары кунакларны өй эченә чакырды. Алар арасында халыкны социаль яклау бүлеге начальнигы Джанна Волкова, район ветераннар советы рәисе Зоя Глушкова, башлангыч ветераннар оешмасы рәисе Ринат Әхмәдишин бар иде. Алар зур тантана уңаеннан әзерләнгән сый-нигъмәтле өстәл артына чакырылды. Хуҗага изге теләкләрен аның оныкларыннан, күршеләреннән алып элекке укучыларына кадәр бөтен даирәсе җиткерергә ашыкты. Саҗидә ханым гомере буена мәктәптә укытучы булып эшләгән. Йорт хуҗабикәсе турында бу көнне күпме күңелне дулкынландыра торган вакыйгалар сөйләнде, аңа карата күпме җылы сүзләр әйтелде. Ә район ветераннар советы президиумы әгъзасы Нәкыя Шәрәфиева авыр сугыш елларында аның гомерен саклап калган өчен үзенең тутасына рәхмәтен күз яшьләре аша белдерде.

    - Ул туганлык җепләре буенча минем тутам булса, чынлыкта исә әниемне алмаштырды, - дип сөйли Нәкыя Мансур кызы гаиләсенең аяныч язмышын. - Мине үз әнием тудырган да, бала табу йортыннан да чыкмаган килеш әтиемне сугышка озаткан. Әтием тиз арада һәлак булган. Сигез ай тирәсе узгач, әнием үзе дә дөнья куйды. Аңа бары егерме бер яшь булган. Рәхимсез ачлык чоры хакимлек итүгә кармастан, мине бабам белән әбием үзләренең зур гаиләләренә алганнар. Саҗидә апага ул вакытта уналты яшь иде. Алар кечкенә сабый исән калсын өчен мөмкин булганның барысын да эшләгәннәр. Мин инде ачлыктан шешенә башлагач, Саҗидә апа башкарма комитеттан бераз маный боткасы яздырып алган. Ул миңа әнием дә, өлкән апам да булган. Ул елларда Бәйрәкәдә балалар йорты бар иде. Мин анда эләгүдән бик курка идем һәм мине анда алып китәргә килгәч, чокырга качканым хәтердә. Туганнарым да мине бирергә катгый рәвештә каршы булды. Кырык җидедә бабай дөнья куйды. Ачлык бик каты иде. Бүгенгедәй хәтеремдә, туганнарым мине уртага куйдылар да, әйләндереп алдылар. Үзләре, елап: "Курыкма, без сине ташламаячакбыз", дип кабатларга керештеләр. Мин мәктәп яшенә җиткәч, Саҗидә апам мине район үзәгендәге мәктәпкә урнаштырырга һәм урта белем алырга булышты. Бу гаиләгә һәйкәл куйсаң да артык булмас".

    Саҗидә апа үз авылын бик сагына. Ничектер аны туганнары үзләре белән яшәргә Казанга алып киткәннәр, әмма яңадан авылына илтеп куярга мәҗбүр булганнар. Җирсүенә чыдый алмаган. Юбилеенда да Саҗидә ханым туган авылы, дөньяны калдырып киткән яшьтәшләре-чордашлары турында дулкынландыргыч шигырьләрен укыды. Аның озын гомерле булуы да үз җиренә, тирә-юньдәге кешеләргә мәхәббәттән, эше белән булмаса, акыллы киңәшләре белән ярдәм итәргә тырышудандыр әле!

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: