Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Солнечныйда электр тоташтырачаклар

    Урыссу бистәсе башкарма комитеты карары буенча, Солнечный микрорайонында электромонтаж эшләре комплексы тәмамланды.

    Кулланучыларны электр челтәрләренә тоташтыру "Жилэнергосервис" ҖЧҖ тарафыннан эшләнгән регламент нигезендә тормышка ашырылачак. Моннан тыш, дип хәбәр иттеләр капиталь төзелеш идарәсендә, су белән тәэмин итү челтәрләрен төзү тәмамлану стадиясендә: су бирү якын киләчәктә тормышка ашырылачак. Микрорайонга газ кертү эшләре башланган. Әлеге микрорайондагы 27 фатирлы торак йортны төзү графикка ярашлы тормышка ашырыла. Мәсәлән, бүген икенче катны төзү бара. Пушкин урамындагы 26 фатирлы йортны төзүгә килгәндә, аны тапшыру җәй ахырына планлаштырыла.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: