Ватанны саклаучылар көне алдыннан район сугыш һәм хезмәт ветераннары советы вәкилләре сугыш ветераннары янына бардылар.
Совет әгъзалары Л. Купцова һәм Р. Камалетдинова бүләкләр белән Акъюл, Какылы Күл, Байлар авылларында яшәүчеләр А. Газизовта, М. Исмәгыйлевта һәм А. Әгълетдиновта кунакта булдылар. Алар Бөек Ватан сугышында катнашучыларны бәйрәм белән котладылар, аларның яшәү шартлары белән кызыксындылар.