Ютазы таңы

Ютазы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Сугыш ветераннары Яңа елга бүләкләр алды

Ютазы районында Яңа ел алдыннан «Бердәм Рәсәй» партиясе тарафыннан оештырылган «Яңа ел белән, ветеран!” чарасы узды.

Әлеге чара кысаларында район башлыгы урынбасары, «Бердәм Рәсәй» депутатлар фракциясенең Ютазы муниципаль районы советындагы җитәкчесе Закуан Ильясов Бөек Ватан сугышы ветераннарын котлады һәм аларга яңа ел бүләкләре тапшырды.

Исегезгә төшерәбез, безнең районда дүрт сугыш ветераны гомер кичерә – Инком Абдуллин, Ягъфәр Сираҗов, Миңнебай Миңнекәев һәм Мөхтәрәмә Хәертдинова.

Очрашу барышында Закуан Ильясов ветераннар белән аралашты, аларның хәлләре белән кызыксынды, якынлашып килүче бәйрәм белән котлады, сәламәтлек һәм иминлек теләде. Өлкән яшьтәгеләр, үз чиратында,  күрсәтелгән игътибар һәм бүләкләр өчен рәхмәтләрен белдерде.

Анастасия МИХАЙЛОВА

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев