Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Тарих өчен йөз ел күп түгел

    Совет власте елларында Ютазы авылы үсеп, районыбызның мөһим икътисад үзәгенә әверелде.

    Беренче күчеп килүчеләр
    Мамаевлар, Козыревлар һәм Шәриповлар гаиләләре Ютазыга беренче күчеп килүчеләр була. Алар, Совет урамына нигез салып, йортлар төзиләр. 1917 елда Ютазы урамын төзү башлана, ул Ютазы инеше буенда урнаша. Язгы ташу вакытында ярларыннан чыккан инеш өйләрне баса. Берничә елдан соң монда тегермән өчен буа төзиләр һәм инеш ярларыннан чыкмый башлый. 1996 елда район администрациясе карары белән Ютазы урамына Ютазы мәктәбенең беренче директоры хөрмәтенә Рахманкулов исеме бирелә.
    Ютазы урамнары
    1918 елда Әптрәҗәк чишмәсе янында Әхмәдиша Дәүләтшин һәм Хәсәншә Дәүләтшин үз йортларын куялар. Шул ук елда Акбаштан монда җиде гаилә исәбендә Җәләкәй Зәбиров, Галиулла Әхмәтов күченәләр. 1929 елга Әптрәҗәк урамына Акбаштан тагын егерме гаилә күчә. Һәм шул вакытта коллективлашу башлана, нәтиҗәдә Әптрәҗәк урамында "Нур" колхозы оештырыла, соңрак аның исеме Вахитов урамына үзгәртелә.
    1924 елда Әпсәләм авылыннан күчеп килеп, хәзерге Ворошилов урамына урнашкан, 22 хуҗалык "Хезмәт" артелен оештыра. Аның базасында 1929 елда Ворошилов исемендәге колхоз оештырыла. Бу вакыттан алып 1938 елга кадәр хуҗалык белән Тимерхан Хәнипов җитәкчелек итә.
    Хәзерге Чкалов урамы 1942 елга кадәр "Алпавыт Искәндәров" дип атала, чөнки бу урыннарда Искәндәров фамилияле алпавыт яши һәм ике йорттан торган алпавыт утары гына була. 1936 елда Шәйхетдин Тимербаев монда үз йортын төзи. Ә 1942 елда урамга легендар очучы Валерий Чкалов исеме бирелә.
    Авылның киң һәм матур үзәгендә колхоз базарын оештырырга карар ителә һәм шуңа ярашлы рәвештә урамга Базар урамы исеме бирелә. Әлеге базарга бөтен якын-тирә авыллардан кешеләр җыела, монда сәүдә кайнап тора. Алга таба ул Колхоз урамына әверелә.
    Тукай, Киров, Пионер урамнары... Әлеге урамнар урынында элек киң колхоз кыры ята. Әмма авыл халкы күбәеп, яңа мәйданнарны үзләштерү кирәклеге туа, һәм колхоз рәисе К. Галиев тораклар салу өчен полоса бүлеп бирә. Шулай итеп әлеге урамнар барлыкка килә.
    Свердлов урамы тарихы 1954 елда башлана. Аның урынында үз вакытында авылны актив төзегәндә киселгән урман шаулаган. Менә шулай ташландык җир хасил була. 1950нче елларда әлеге җирлектә кирпеч заводын төзиләр. Монда булдырылган карьер кирпеч җитештерү өчен кызыл балчык чыгарырга мөмкинлек бирә, аңардан, сүз уңаенда, цехларны да төзиләр. Завод тирәсендә кешеләр төпләнә башлый. Свердлов урамы барлыкка килә.
    1963 ел. Беренче булып тормыш иптәше Саҗидә ханым белән йорт төзеп, яңа җирләрне Фәндәс ага Хафизов үзләштерә башлый. Вакытлар узу белән башка тораклар да хасил була, урам җәелә. Әлеге урамда ветеринар хастаханә төзелү сәбәпле, ул "Ветлечебница" исемен йөртә башлый. Берничә ел элек аңа Әфганстанда һәлак булган сугышчы-интернационалист Альберт Камалетдинов исеме бирелде. Әлеге урамда кызыклы кешеләр яши, мәсәлән, Нәсимә Әхмәтҗанова, аның әтисе Исмәгыйль Хафизов Урыссу бистәсендәге "Ана" монументында төшерелгән. Кымызханәдә ял иткән татар шагыйре Сибгать Хәким, еш кына әлеге урамнан узып, безнең якның, әлеге урам урнашкан тау битенең матурлыгына соклана һәм безнең авыл турында күркәм җыр иҗат итә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: