Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Тарихчыларның фәнни тикшеренүләре

    Узган елны профессор А. Борһанов җитәкчелегендәге Казан Федераль университетының һәм Татарстан Фәннәр академиясенең Алтын Урда комплекслы тарихи-археологик экспедициясе безнең районның археологик һәм эпиграфик һәйкәлләрен һәм торак пунктлар тарихын өйрәнү буенча фәнни-тикшеренү эшләрен үткәрде.

    Тарихи тикшеренү эшләрен дәвам итү кысаларында августның беренче көннәрендә фәнни төркем Бәйрәкә авылы территориясендә рекогносцировка һәм стационар казу эшләрен башлады. Казуларның берсендә таш бина стеналары фундаментының калдыклары, икенчеләрендә - төзелеш калдыклары һәм чүп эзләре табылган. Тикшеренүләр, бигрәк тә XVIII-XIX гасырларда төзелеш эшләренең актив һәм югары дәрәҗәсе турында сөйли. Шулай ук массакүләм тәртиптә бизәкле булмаган һәм ялтыравык йөгертелгән керамик савыт-саба калдыклары табылган. XV-XVI гасыр чүлмәк ясау традициясе буенча берничә савыт очраган. Табылдыклар арасында тимердән ясалган эшләнмәләр дә бар: сөяк саплы пычак, кадаклар, чалгылар, кендекләр, ишек детальләре һәм башкалар. Бөтен казылмаларда азык-төлек калдыклары сыман терлекләрнең сөякләре очрый. Шулар арасында мөгезле эре терлекләр, шулай ук кошлар сөякләре бар.
    Параллель рәвештә тарихчылар яңа һәм элек табылган кабер ташларын - гарәп графикалы гарәп һәм татар телләрендәге эпитафияләрне өйрәнәләр. Тарихчы-археологлар районның башка торак пунктларында да һәм көньяк-көнчыгыш Татарстан белән чиктәш булган районнар территорияләрендә эшләр башкарырга планлаштыралар.
    Экспедиция составында тарихчы-эпиграфист, тарих фәннәре кандидаты Д. Мөхәммәтшин, Татар энциклопедиясе институты аспиранты И. Нигъмәтҗанов, РГУНГ студенты А. Борһанов, авыл укучылары һәм авылда яшәүчеләр А. Сөләйманов, Д. Хәмидуллин, Д. Шәйхуллин, И. Яббаров, И. Садыйков, И. Габдрахманов, Р. Фәйзуллин эшлиләр. Җирле халык, бигрәк тә Бәйрәкә авыл җирлеге башлыгы Р. Габдрахманов тикшеренүләрдә зур ярдәм күрсәтәләр.
    Хәзерге вакытта археологлар төркеме районның борынгы җирлекләренең берсе булган Әбсәләм авылы территориясен тикшерүгә керештеләр. Разведка казынулары шуны күрсәттеләр, төрле урыннарда мәдәни катлам 40 сантиметрдан 120 сантиметрга кадәр тәшкил итә, бу исә мәдәни катламның көчлелеге һәм авылның борынгылыгы турында сөйли. Табылдыклар арасында XVI-XVIII гасырлар керамикасы, тимер һәм пыяла эшләнмәләр, мөгезле вак һәм эре терлек малының, шулай ук вак кыргый хайваннарның сөякләре табылган.
    Эшләр авторлары шуны искә төшерәләр, 2011 елда алар тарафыннан авыл зиратында эпиграфик объектлар тикшерелгән, шулай ук күтәреп алынган археологик материал тупланган. Табылмалар арасында бронза дәвере (б. э. кадәр II мең) һәм урта гасыр ахыры (XVII гасыр) предметлары.
    Алда безне яңа ачышлар һәм табылдыклар көтеп кала.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: