Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Ташкичү авыл җирлегендә - Аек ел

    Ташкичү авыл җирлегендә кискен торган мәсьәләләрнең берсе суүткәргечләрнең хуҗасын үзгәртү, ягъни аларның киләчәккә "язмышларын" билгеләү белән бәйле.

    Узган атнада оештырылган җыенда халыкның әлеге сорауны уртага салып тикшерүе очраклы хәл түгел иде. Авыл җирлеге территориясендә урнашкан су линияләренә соңгы вакытка кадәр Тукай исемендәге ҖЧҖ хезмәт күрсәтә. Районда башка бер генә агросәнәгать предприятиесе дә мондый уңайлык күрсәтми, дип билгеләп үтте авыл җирлеге башлыгы Р. Вәлиев. Чөнки бу табыш китерми торган гамәл. Әйтик, 2011 елда Ташкичү авыл җирлеге составына керүче Кече Урыссу авылындагы бер су насосы эшләгән өчен электр чыгымнары 362 мең сум тәшкил итсә, шуның 136 мең сумын гына халык күтәрде, дип төгәл мәгълүмат бирде җәмгыятьнең баш хисапчысы М. Сәетова.
    Җыенда су линияләрен Ташкичү авыл җирлеге балансына күчерү тәкъдиме белән чыккан җирлек башлыгы, халык игътибарына түләү шартларын да җиткерде. Рамил Кәбир улы сүзләренә караганда, өйдәге һәр кеше башыннан ай саен 50 сум түләү карала, шулай ук ихатадагы мал-туар да түләү системасына кертелә. Электр уты өчен исәп-хисап ясаганнан соң калган акча ремонтка сарыф ителәчәк. Чөнки насосларның янып чыгуы - гадәти күренеш, аннан килеп, узган гасырда ук салынган линияләрнең тишелмәячәгенә дә беркем дә гарантия бирә алмый. Шул рәвешле, бөтен чыгымнарны гадел төстә халык үзе күтәрә балагач, бәлкем, кышларын бер сәбәпсез су агызуларга, җәйләрен бакчага су сиптерүләргә дә чик куелыр. Ә инде, авыл җирлеге билгеләгән түләү тарифларыннан риза булмаучылар исәпләү приборлары, ягъни счетчиклар куя ала. Бу очракта алар "Уруссу-Водоканал" ААҖ билгеләгән тарифлар буенча исәп-хисап ясаячак, диде Вәлиев. Ничек кенә булмасын, җыенда катнашкан район башкарма комитеты җитәкчесе ярдәмчесе С. Төхбәтуллин ассызыклавынча, капитализм шартларында коммунистларча уйлап яшәү мөмкин түгел. Шуны да әйтергә кирәк, Ташкичү авылындагы өч чакрым суүткәргечнең 2012 елда ике чакрымын яңадан салу, өстәмә бер скважина бораулау район программасына кертелгән.
    Ташкичү авыл җирлеге составындагы торак пунктларда караңгылыкта утыручы тулы урамнар бар. Сәбәбе - лампочкалар куелмауда түгел, ә аларның, электр монтеры багана башыннан төшеп җитмәс борын, янып чыгуларында. Шуңа күрә 2012 елда яктырткыч баганалардагы электр механизмнарына ремонт үткәрүне авыл җирлеге планга керткән дә. Мөмкинлек җитсә, кайбер юлларга чуерташ җәюне дә күздә тотабыз, дип үз чыгышында хәбәр итте Вәлиев. Авыл тормышына кагылган яңалыкларга тукталып, Рамил Кәбир улы халык игътибарына түбәндәгеләрне дә җиткерде: урамнарда мал-туар, сукбай этләр йөрү факты фотосурәткә төшерелеп, өстәвенә ике шаһит күрсәткечләре белән расланса, авыл җирлекләре башлыклары әлеге җәнлекләрнең хуҗаларына штраф салырга вәкаләтле.
    Җыенда чыгыш ясаган район эчке эшләр бүлеге вәкиле Р. Шакиров 2011 елда Ташкичү авыл җирлеге буенча төрле характердагы 28 хәбәр алынды, дип билгеләп үтте. Шунысы шөкер, аларның берсе дә җинаять белән бәйле булмаган. 2012 елда, бәлкем, тәртип, хокук бозулар гомумән булмас. Чөнки Кече Урыссу авылы имамы Камил Абдуллин тәкъдиме белән Ташкичү авыл җирлегендә яшәүче халык үз җирлекләрендә 2012 елны "Аек ел" дип игълан иттеләр. Бу, әлеге җыен карары нигезендә җаваплы инстанцияләргә тиешле документлар җибәрелгәннән соң, сәүдә нокталарыннан спиртлы эчемлекләр алыначак, дигән сүз. Җыен тагын бер күңелле миссия белән тәмамланды. Былтыр башланган традицияне дәвам итеп, быел уза торган җыеннарда да ишле сыер асраучы шәхси ярдәмче хуҗалыкларга савым аппаратлары тапшырыла. Ташкичү авыл җирлеге җыенында бу бәхет өч сыер тотучы Сәетмәгърүф Галиевка елмайды. Унсигез меңнән артык торучы бүләкне аңа С. Төхбәтуллин тапшырды.

    Теги: undefined
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: