Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Ташкичү авылыннан Зыя Юнысов картлыгын шатлыкта үткәрә

    Ташкичү авылы үсмере Зыя Юнысов 1941 елның 22 июнь иртәсендә фашист илбасарларының илебез чиген бәреп керүе турындагы аяныч хәбәрне ике багана арасында тартылган чыбыкка тоташтырылган радиодан ишетә.

    Башлангыч белемне туган авылында, җиде сыйныйф белемне күрше Иске Урыссу авылына чабата киеп йөреп алган малай өчен каникуллар булмый. Ул, үзенең күпчелек яшьтәшләре кебек үк, бик яшьли атка атланып колхоз эшенә чыга. Печән чүмәләләрен генә күчереп калмадык, урак өсләрендә юеш туфрактан йөри алмаган комбайн һәм тракторларны да атка тагып тарткан көннәр булды, - дип искә ала мәкаләбез герое моннан бик еракта калган вакыйгаларны. Хәер, 90 яшен тутырган Зыя ага бик күп вакыйгаларны бүгенгедәй хәтерли, матбугат басмаларын күзлексез укый. Сүз уңаеннан, "Ютазы таңы"ның дими әбунәчесе булган ветеран, соңгы арада район гәҗитенең кызыклы булып чыга башлавын билгеләп үтте.

    1942 елның мартында 18 яшьлек Зыя сугышка китә. Сталинградта хәрби шөгыльләр уза. Яшь солдатларны мылтык тотарга, атарга, элемтәгә чыгарга өйрәтәләр. Җитди стратегик әһәмияткә ия, хәрби продукция җитештерү үзәге булган Сталинград өчен нәкъ менә 19 ноябрьдә барган яуны карт фронтовик бүген дә тыныч кына искә ала алмый. Берничә сәгатькә сузылган атыш, шартлау вакытында дөньяның асты-өскә килде, - дип сөйли артиллерист Юнысов.

    Сүз уңаеннан, "Уран" планына ярашлы көзен совет гаскәрләре каршы һөҗүм башлый. 23 ноябрьдә Паулюс группировкасы - миллионнан артык гитлерчы камалышта кала. 1943 елның февралендә фельдмаршалның үзе белән фашист гаскәрләре коралларын ташлыйлар. Сугыш башланган көннән алып беренче тапкыр Германиядә мәтәм игълан ителә.

    Донбасс, Запорожье, Никола һәм башка бик күп совет шәһәр һәм авылларын, Нейштедтель, Дрейштадт кебек немец калаларын, Чехословакиянең Прага шәһәрен азат итүдә, Висла, Одер елгаларын кичүдә катнашкан сержант Зыя Юнысов бөек җиңүне Берлинда каршы ала. Куйбышев шәһәрендә, 1945 елның октябрь парадында катнашкан фронтовик күкрәген Кызыл Йолдыз ордены, "Батырлык өчен", "Сталинградны саклаган өчен", "Берлинны алган өчен", "Праганы азат иткән өчен", "Германияне җиңгән өчен" медальләре бизи.

    Туган йортына әйләнеп кайткан солдатны әнисе генә каршы ала. Бертуган абыйсы фронтта үлеп калган, әтисе дә 1946 елда, инде күкләр тынычлана төшкәч, вафат була. Зыя кырчылыкка эшкә чыга, үз гаиләсен булдыра. Хатыны Халидә белән ике кыз балага гомер биреп өлгергән әти кешене Польшага, танклар ремонты заводына командировкага юллыйлар. Дүрт елдан соң әйләнеп кайтып, ул хезмәт юлын Әлмәттә, электр челтәрләре тармагында дәвам итә. "Шәһәр" бабае ун ел элек кенә бөтенләйгә туган авылына кайта, ветераннарны торак белән тәэмин итү программасы буенча әти-әнисе нигезендә өй салып керә.

    Бүген барысы да яхшы. Йорт-җир бөтен, хәрәкәттә-бәрәкәт, диеп ветераннар куяннар, кош-корт асрыйлар. Барыннан да бигрәк, Зыя ага белән Халидә апа картлыкның түренә тигез булып атлыйлар. Менә шунысы аның зур шатлык.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: