Декабрьнең беренче атнасында Казан шәһәрендә Бөтендөнья татар конгрессының V корылтае булып узды.
Корылтайда безнең районнан да делегатлар катнашты. Шулай ук район башлыгы Р. Нуриев та конгресска мәртәбәле кунак буларак чакырылган иде. Биш елга бер тапкыр була торган мондый олы җыен эшләгән эшләргә нәтиҗә ясарга, фикер алышырга һәм киләчәк турында уйланырга этәргеч булып тора.