Татарстанда укучыларның Яңа ел каникуллары 29 декабрьдә башланачак.
Укучыларның Яңа ел каникуллары 29 декабрьдә башланачак һәм 11 гыйнварда тәмамланачак, дип хәбәр итә ТР Фән һәм мәгариф министрлыгының матбуат хезмәте. Ә 26 декабрьдән барлык балалар учреждениеләрендә Яңа ел чаралары башланачак. Шуны исегезгә төшерәбез, Татарстанда яшәүчеләр 1 гыйнвардан 11 гыйнварга кадәр ял итәчәк.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз