Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Татарстанда яңа атна кояшлы булачак

    14 сентябрьдә, Татарстан Республикасында алмашынучан болытлы һава булуы көтелә, явым-төшемнәрсез. Төнлә һәм иртән аерым районнарда томан, томан вакытында күз күреме 500 метр һәм аннан да кимрәк була. Төньяктан талгын җил исә. Һава температурасы төнлә 4-9 градус җылы була, көндез - 16-21.

    ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр иткәнчә, көндез республиканың иң җылы почмаклары төньяк-көнбатыш районнары булачак, анда һава 21 градуска кадәр җитә. Чагыштырмача иң салкыны - төньяк-көнчыгыш һәм көньяк-көнчыгыш районнарда күзәтеләчәк: 16-19 градус җылы. Төнлә көньяк-көнчыгыш төбәкләрдә термометр баганасы иң түбән буласы - 7 градуска кадәр җылылык.

    Казанда иртәгә явым-төшем көтелми, һава температурасы көндез 21 градуска кадәр җылы була, төнлә - 8 градуска кадәр.

    15 сентябрьгә каршы төндә республикада алмашынучан болытлы һава, явым-төшемнәрсез. Җил тотрыксыз көчсез. Һава температурасы 5-10 градус җылы була.

    http://tat.tatar-inform.ru/news/2015/09/13/113465/

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: