Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Татарстанстат Бөтенроссия авыл хуҗалыгында исәп алу чарасы өчен 1034 исәп алу портфеле алган

    Татарстанстат Бөтенроссия авыл хуҗалыгында исәп алу чарасы өчен 1034 исәп алу портфеле алган. Чара 2016 елның 1 июленнән 15 августына кадәр узачак.

    Июнь башында исәп алучы портфельләре һәм формалары Татарстанстатның территориаль бүлекчәләренә тапшырылырга тиеш. Әлеге әйберләрдән тыш, һәр исәп алучыда мәҗбүри рәвештә таныклык-бейджик булырга тиеш. Авыл хуҗалыгы оешмаларын һәм предприятиеләрен, крестьян-фермер хуҗалыкларын, гражданнарның шәхси һәм ярдәмче хуҗалыкларын зур статистик тикшерү колачлаячак. Искә алу барышында алынган мәгълүматлар дәүләтнең тулаем аграр сәясәтен нәтиҗәлерәк итәргә, региональ һәм муниципаль дәрәҗәдә авыл хуҗалыгын үстерү һәм аңа ярдәм итү өлкәсендә нигезгә әверелергә тиеш.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: