Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Түбән Камада хатын-кыз энесен пычак кадап үтерүдә шикләнелә

    Түбән Камада яшәүче хатын-кыз энесен үтерүдә шикләнелә. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының ТР буенча тикшерү идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

    Ведомствоның Түбән Кама буенча тикшерү бүлегендә 29 яшьлек Алия Пауковага карата җинаять эше кузгатылган. Ул РФ Җинаять Кодексының 105нче маддәсенең 1нче өлешендә каралган ("Кеше үтерү") җинаять кылуда шикләнелә.

    Фаразлар буенча, 22 июньнән 23енә каршы төндә Түбән Камада апалы-энеле бергәләп спиртлы эчемлекләр эчкәннән соң килеп чыккан җәнҗал вакытында хатын-кыз туганының күкрәк читлегенә һәм җилкәсенә пычак кадый. Җәрәхәтләрдән 27 яшьлек ир-ат шунда ук җан бирә.

    Шикле хатын-кыз гаебен өлешчә таныган. Хәзерге вакытта ул сак астында. Дәлилләрне җыю һәм ныгытуга юнәлтелгән тикшерү гамәлләре башкарыла.

    http://tat.tatar-inform.ru/

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: