Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Түбән Новгород өлкәсендә юлда транспорт һәлакәтенә очраган Казан автобусының 17 пассажиры хастаханә озатылган

    Түбән Новгород өлкәсендә Казаннан Санкт-Петербургка каратэ буенча ярышларга балаларны алып барган пассажир автобусы һәлакәте урыныннан 17 кеше хастаханәгә озатылган, дип хәбәр итә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте.

    "17 кеше Түбән Новгород өлкәсе дәвалау учреждениеләренә озатылган: 10 бала һәм 1 өлкән кеше - Түбән Новгород өлкәсе балалар клиник хастаханәсенә, 5 өлкән кеше - Н.А.Семашко исемендәге Түбән Новгород өлкәсе клиник хастаханәсенә", - дип белдерелә хәбәрдә.

    Искәртеп үтик: бүген сәгать 4ләр тирәсендә Түбән Новгород өлкәсе Кстово районы Новое Ликеево торак пунктыннан 11 км ераклыкта урап уза торган юлда автобус "МAN" йөк машинасы белән "маңгайга-маңгай" бәрелешкән. 51 яшьлек автобус йөртүче руль артында йоклап киткән һәм каршы як хәрәкәт полосага чыккан, дип фаразлана. Автобуста 11-14 яшьлек 12 бала, 6 озата баручы, 2 йөртүче булган.

    Һәлакәт нәтиҗәсендә, 12-13 яшьлек кыз һәм ике өлкән кеше үлгән.

    Зыян күрүчеләрнең туганнары өчен "кайнар линия" телефоны эшли: 8-800-775-17-17.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: