Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Түмгәкләр барлыкка килү, күперләрне җимерү, йөк ташлау:  ничек ваемсыз йөк ташучылар автомобиль юлларын җимерәләр

Түмгәкләр,чокыр-чакыр барлыкка килү-автомобиль юлларын эксплуатацияләгәндә зур проблемаларның берсе.

 

Бу проблемалар юл төзелеше үзенчәлекләрен сакламаганда, автомобиль агымының артык тыгызлыгы һәм башка сәбәпләр аркасында барлыкка килә. Әмма  авыр транспорт чараларының нормадан күпкә артык йөкләнеше монда төп рольне уйный дияргә кирәк.
Нәтиҗәдә, уңайлылык кына түгел, ә юл хәрәкәте иминлеге дә сакланмый.
Авыр йөкләрне ташу таләпләре үтәлмәү, ясалма корылмаларны да җимерелүгә дучар итә.
«Автомобиль транспорты фәнни-тикшеренү институты» ААҖ мәгълүматларына караганда, транспорт чараларының төп йөкләнешен 10% ка арттыру юлның структур тузуын 40% тан арттыруга китерә. Бер авыр йөк транспорт чарасының юлда йөрүе - 100 мең җиңел автомобиль йөрүгә тиң.
Автомобиль юллары челтәрен саклап калу буенча бердәнбер нәтиҗәле чара булып авыр йөкләр ташучы транспорт чараларына авыр габаритлы контроль оештыру тора.
Татарстан Республикасы төбәкләрендә, автомобиль юлларында 9 автомат үлчәү һәм габарит контроле пункты төзелгән, тагын 4-се төзелеш этабында. Моннан тыш, контроль 16 күчмә пунктта башкарыла.
Шул ук вакытта кайбер йөк ташучылар җаваплылыктан качарга һәм китерелгән зыянны капламаска тырышып, тукталыш урынында йөкләрен ташлыйлар, иң куркынычы мондый гамәлләр еш кына зур һаләкәтләргә китерә.
Машина хәрәкәтенә куркыныч тудырган машина йөртүчеләр РФ КоАП 12.33 ст. буенча административ җаваплылыкка тартылалар, штраф күләме гражданнарга биш меңнән ун мең сумга кадәр; җаваплы затларга – егерме биш мең сум; юридик затларга өч йөз мең сум күләмендә каралган.

Подготовила Раиля ЯРИАХМЕТОВА,

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X