Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Торак-коммуналь хуҗалык өлкәседә сораулар булмаячак

    "Татарстан Республикасының торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә иҗтимагый контроль региональ үзәге" коммерцияле булмаган партнерлык тарафыннан торак-коммуналь сорауларны чишүдә халыкка ярдәм күрсәтү буенча күләмле эш алып барыла.

    Партнерлык эшендә төп юнәлеш булып кайнар линия, гомуми сораулар, шулай ук юридик темалар буенча халыкка консультацион уңайлыклар тудыру тора. Идарә итүче компанияләр эше принципларына карата халык тарафыннан шактый сораулар туу сәбәпле, күп фатирлы йортларда советлар оештырыла, алар турыдан-туры оешма җитәкчеләре белән хезмәттәшлек итәчәк һәм барлыкка килгән сорауларны чишәчәк.

    Укулар 12 сәгать дәвамында семинар төрендә узачак. Ул үз эченә торак кодексы нигезләрен, энергия белән тәмин итү, юридик практика, күп фатирлы йорт советларының идарә итүче оешмалар белән хезмәттәшлек итү сорауларын ала. Семинар тәмамлангач, анда катнашучыларга тиешле сертификатлар, шулай ук методик пособиелар тапшырылачак. Әлеге укуларда катнашу бушлай. Ул Казан шәһәре, Большая Шоссейная урамы, 14 санлы йортның өченче катында коммуналь хуҗалык һәм төзелеш көллиятенең җылылык энергиясе ресурсларын исәпләүче приборлар белән махсус җиһазландырылган кабинетта узачак. +7(843) 236-29-97 телефоны буенча язылырга мөмкин. Адрес: Казан, Лобачевский урамы, 10В. Сайт: obcontrolrt@mail.ru.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: