Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • ТР Дәүләт Советында Экология, табигатьтән файдалану һәм аграр мәсьәләләр комитетының чираттагы утырышы узды

    ТР Дәүләт Советында Экология, табигатьтән файдалану һәм аграр мәсьәләләр комитеты утырышы уздырылды.

    Ул әлеге комитет рәисе Таһир Һадиев җитәкчелегендә үтте. Утырышта, төп сорау буларак, "Муниципаль район һәм шәһәр округлары җирле үзидарә органнарына хайваннарда авыруларны кисәтү һәм бетерү, аларны дәвалау, халыкны кешеләр һәм хайваннар өчен уртак булган авырулардан саклауга багышланган чаралар үткәрүне оештыру өлкәсендә Татарстан Республикасының аерым дәүләт вәкаләтләрен тапшыру" һәм "ТРда йорт хайваннарын тотуның аерым мәсьәләләре" турындагы ТР Законнарының үтәлеше каралды.

    Таһир Һадиев китергән мәгълүматларга караганда, Татарстанда дәвалау-медицина учреждениеләренә ел саен хайваннардан зыян күргән 12 меңләп кеше мөрәҗәгать итә. Барлык мөрәҗәгатьләрнең 56 проценты республиканың Казан, Яр Чаллы, Әлмәт, Түбән Кама кебек эре шәһәрләренә туры килә.

    Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина эре шәһәрләрдә хуҗасыз хайваннар проблемасының кискен торуына игътибарны юнәлтте. Аның сүзләренчә, республикада кешеләргә сукбай хайваннар тарафыннан җәрәхәтләнү күрсәткече шактый югары. Былтыр, мисал өчен, медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итүчеләрнең яртысы нәкъ менә шундый хайваннардан зыян күргән. Казанда бу күрсәткеч республиканыкыннан югарырак булган һәм 62 процент тәшкил иткән.

    "Ел саен котыруга каршы (антирабик) ярдәмгә Татарстан бюджетыннан 30 млн сум акча бүлеп бирелә. Хайваннар арасында котыру чирен профилактикалау буенча эшчәнлекне камилләштереп, халыкка күрсәтелә торган ашыгыч вакцинопрофилактика күләмен киметергә мөмкин", - дип сөйләде Любовь Авдонина. Аның сүзләренчә, котыру чирен таратуда сукбай хайваннарның роле зур. Ник дигәндә, аларны ветеринария ягыннан күзәтеп тә, аларга вакцина ясап та булмый. Чыгыш ясаучы, республикада хуҗасыз калган хайваннарның исәбен күзәтчелектә тоту эшендә тәртип юк, дип саный. Сукбай этләрне тоту, аларны урнаштыру, вакцинацияләү юнәлешендәге проблемалар тулы бер комплексны тәшкил итә. Элек аларны планлы рәвештә тотсалар, хәзер бу эш даими рәвештә түгел, мөрәҗәгатьләр буенча гына башкарыла. Утырышта законга сукбай этләрне планлы рәвештә тоту турындагы өстәмә кертү тәкъдиме әйтелде. Любовь Авдонина фикеренчә, республикада йорт хайваннарын котыру чиреннән вакциналау да системалы төстә оештырылмый. Ә бу, үз чиратында, бик куркыныч, чөнки йорт хайваны сукбай хайваннар белән элемтәгә кереп, авыру йоктыра ала. Бу уңайдан утырышта йорт хайваннарын мәҗбүри рәвештә теркәү тәкъдиме каралды.

    Казан шәһәре Башкарма комитетының Торак-коммуналь хуҗалык комитеты рәисе Искәндәр Гыйниятуллин сүзләренчә, хәзерге вакытта башкалада сукбай этләрне тоту белән "Хайваннар контроле үзәге" оешмасы шөгыльләнә. ТР Министрлар Кабинеты карары белән, 2014 елдан сукбай этләрне тоту планлы рәвештә түгел, бары тик язмача мөрәҗәгатьләр нигезендә генә башкарыла, дип сөйләде ул. Мөрәҗәгатьләрне "Открытая Казань" системасы аша җибәрү мөмкинлеге тудырылган. Шулай ук Казан мэриясе, Башкарма комитет, Торак-коммуналь хуҗалык комитетына электрон гариза биреп була. "Мөрәҗәгатьләр 2 көн эчендә теркәлеп, этләрне тоту хезмәтенә тапшырыла. Тотылган хайваннар вакытлы яшәп тору пунктларында мал табиблары тарафыннан клиник яктан тикшерелә, теркәлү уза, иммунизация үткән һәм сәламәт дип табылган хайваннар кире җибәрелә", - дип сөйләде Искәндәр Гыйниятуллин. Ул да йорт хайваннарын мәҗбүри теркәү фикерен хуплады. Шулай ук чыгыш ясаучы фатирларда күпләп хайваннар асраучыларның күршеләренең тормышларын катлауландыруын билгеләп узды. Бу уңайдан утырышта Законга мини-приют оештыруны булдырмас өчен, фатирда асралучы йорт хайваннары санын 2дән арттырмау турында үзгәреш кертү зарурияте ассызыкланды.

    ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Андрей Никитин хайваннардан зыян күрүчеләрнең саны арту һәм Казанда быел Спортның су төрләре буенча дөнья чемпионаты уздырылуны исәпкә алып, сукбай хайваннарны тоту юнәлешендә дәүләт бюджетыннан бүлеп бирелә торган субвенцияләр күләменең арттырылачагы турында сөйләде.

    Таһир Һадиев ТР Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану һәм аграр мәсьәләләр комитетының утырышта күтәрелгән мәсьәләләрне үз контролена алырга вәгъдәләде, законны кабул итү генә түгел, ә аны үтәү заруриятен ассызыклады. Барлык тәкъдим-фикерләр исәпкә алынып, нәтиҗәләр ясалды. Утырыш нәтиҗәләре буенча тәкъдим ителгән карар проекты, бертавыштан, кабул ителде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: