Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • ТР экология һәм табигать ресурслары министрлыгы “Кеше һәм табигать” һәм “Эколидер” конкурслары үткәрә

    Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министрлыгы ел саен уздырыла торган "Кеше һәм табигать" һәм "Эколидер" конкурслары үткәрә.

    Конкурста катнашуга районыбыз предприятиеләре, оешмалары, җирле үзидарә органнары, мәгариф учреждениеләре, иҗтимагый оешмалары, гражданнары һәм гаммәви мәгълүмат чаралары чакырыла. Материаллар Экология министрлыгының Ык буе территориаль идарәсендә 15 ноябрьгә кадәр кабул ителә. Әйләнә-тирә мохитны саклау эшендә иң актив һәм уңышлыларның исемнәре республика Президенты катнашында декабрь аенда узачак тантаналы чарада игълан ителәчәк.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: