Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • «Трактор-Тагылма» операциясе тәмамланды: районда 11 кагыйдә бозучылары теркәлгән

    Республикада айга якын сузылган «Трактор-Тагылма» операциясе тәмамланды. Безнең тракторчылар бу чорда нинди кагыйдә бозуларга юл куйганнар соң? Бу турыда район автоинспекциясендә сөйләделәр.

    Операция барышында Ютазы районы ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан тракторчыларның 11 тапкыр юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозулары теркәлгән - ике тракторчы билгеләнгән тәртиптә теркәлмәгән тракторлар беләр идарә иткән, тагын икесендә әлеге транспорт чарасы белән идарә итүнең махсус хокукы булмаган, берсе шәхси документларын да транспортыныкын да өендә онытып калдырган, бер трактор ОСАГО полисы белән иминиятләнмәгән, дүртесе техник яктан төзексез килеш файдаланылган һәм бер тракторчы "корыч аты" белән исерек хәлдә идарә иткән, моның өчен барлык транспорт төрләре белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгән һәм аңа 30 мең сум күләмендә штраф салынган.

    - Кагыйдә буенча, әлеге техника юл хәрәкәте кагыйдләрен бозып эксплуатацияләнә һәм югары дәрәҗәдәге куркыныч чыганагы булып тора, - дип аңлата районның баш автоинспекторы Эдуард Фәйзрахманов. - Юл-транспорт вакыйгаларының һәм бәхетсез очракларның күпчелеге куркынычсызлык таләпләренә туры килмәгән техника яки махсуслаштырылган техника белән идарә иткәндә уяулык күрсәтмәгән йөртүчеләрнең ваемсызлыгы аркасында килеп чыга. Хөрмәтле юл хәрәкәтендә катнашучылар, аеруча махсуслаштырылган техника белән идарә иткәндә, чиктән тыш игътибарлы булыгыз! 21 июньдә Лениногорский районында авыр нәтиҗәгә китергән очрак була. Әлеге операцияне уздырган чорда тагылмалы трактор йөртүче куркынычсыз тизлекне сайламый һәм тракторында әйләнә. Шул ук вакытта йөртүче трактор кабинасыннан егылып төшә һәм аны тракторы изә. Яшь кеше вакыйга урынында һәлак була.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: