Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Тәртип бозганга - штраф

    Агымдагы елның тугыз ае эчендә башкарма комитетның административ комиссиясе тарафыннан административ хокук бозу турында 109 беркетмә каралган.

    Комиссия сәркатибеннән алынган мәгълүматларга караганда, тикшерелгән материалларның гомуми саныннан бишесе - ТР Административ хокук бозулар турында кодексының 3.2 маддәсе - "Урам сәүдәсен оештыру тәртибен бозу", 19ы - Административ хокук бозулар турында кодексының 2.6 маддәсе - "Җирле үзидарә органнарының муниципаль хокук актларын үтәмәү", 85е - Административ хокук бозулар турында кодексының "Муниципаль районнар һәм шәһәр округларын төзекләндерү кагыйдәләрен бозу" турындагы 3.6 маддәсе белән бәйле. Барлыгы 38 300 сумлык штраф салынган, 76 кисәтү ясалган.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: