Быел торак пунктларны төзекләндерү өчен техник паркны тулыландыру планлаштырыла.
Парк өч төр техника белән тулыланачак. Бу - урамнар җыештыру өчен себерү-вакуум машинасы, "кыш-җәй" вариантлы сибү җайланмасы һәм кар чистарткычы булган КамАЗ, шулай ук чапкычы һәм башка җайланмалары булган мини-трактор.