Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Төзекләндерү кагыйдәләрен бозучылар штраф түләячәк

    Май аенда торак пунктларны төзекләндерү кагыйдәләрен бозган өчен алты кеше административ җавапка тартылды.

    Район башкарма комитетының административ комиссиясе мәгълүматлары буенча, районда яшәүчеләр барыннан да ешрак тиешле рөхсәттән башка төзелеш материаллары урнаштырганнар һәм бу максатлар өчен билгеләнмәгән урыннарда транспорт чаралары юганнар. Кагыйдә бозучыларга барлыгы 12 мең сум күләмендә штраф салынган, тугыз кисәтү ясалган.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: