Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Төзекләндерү һәм яшелләндерү буенча район предприятиесе Урыссу урамындагы чокырларны ремонтлау белән мәшгуль

    Төзекләндерү һәм яшелләндерү буенча Урыссу предприятиесе эшчеләре бу көннәрдә Урыссу ГРЭСына кадәр Урыссу урамындагы чокырларны ремонтлау белән мәшгуль.

    - Агымдагы елда алда торган бурычларның берсе - 9 Май - Бөек Җиңү көненә кадәр бу урам өлешендә тәртип урнаштыру. Алга китеп шуны әйтәсем килә, быел безнең предприятие каршында күләмле эш тора, шуңа күрә халыкның юл төзүчеләр хезмәтенә карата лояль мөнәсәбәттә торуын сорар идем. Юл хәрәкәтен япмый торып, анда эш башкарып булмавын һәркем яхшы аңларга тиеш, - дип әңгәмәне башлады предприятие директоры Хәмзә Шәрифуллин.

    - Хәмзә Хәмбәллович, күләмле эш тора дип билгеләп уздыгыз. Шул күләмле эшне ваклап күрсәтегез әле?

    - Безнең предприятие региональ һәм район эчендәге юлларга хезмәт күрсәтә. 2015 ел планы буенча региональ юлларның 8 мең квадрат метрында чокыр, 13 мең ярым квадрат метрында карточный ремонт башкарылачак. Моннан тыш, Урыссу - Октябрьский, Азнакай - Ютазы - М5, Югары Стәрле - Каразирек - Урыссу, Бөгелмә - Ютазы автоюлларына өлешчә асфальт түшәләчәк, Бәйрәкә, Иске Урыссу һәм Кече Урыссу юлларында карточный ремонт ясалачак.

    - Соңгы елларда Урыссу бистәсендәге урам-юл челтәрен норматив хәлгә җиткерү буенча уңай чаралар күрелде. Агымдагы елда кайсы торак пунктларда тагын да юл йөрүе җиңеләячәк?

    - Район үзәгендә, әлбәттә, төзекләндерү эшләре быел да дәвам итәчәк. Пушкин, Яр буе, Октябрьский, Шәрипов, Жуков, Киров, Козин, М. Җәлил, Ф. Кәримов, Көньяк, Энергетиклар, С. Гобәйдуллина урамнары, Икмәк тыкрыгы юллары ремонтланачак. Тукай - Урыссу, М. Җәлил - Куйбышев, Ленин - Пушкин урамнарын, Үзәк тыкрыкны өр-яңа тротуарлар тоташтырачак. Урыссудагы 3 һәм 4 санлы балалар бакчалары янында машиналар тукталышы асфальтланачак. Урыссу урамындагы Дан монументы янында территория киңәйтеләчәк.

    - Агымдагы елда кайсы күп фатирлы йортларда яшәүчеләр юл төзүчеләргә рәхмәтле булачак?

    - 2015 елда Пушкин урамындагы 72 һәм 91, Пионер урамындагы 6 һәм 9, Урыссу урамындагы 66, Чкалов урамындагы 33, 35, 37, Куйбышев урамындагы 5 санлы йорт ишек алларына ремонт керәчәк.

    - Әлбәттә, Урыссу бистәсе - район үзәге, ул безнең көзгебез, аның төзек һәм матур булуы - алшарт. Шулай да быел юл төзүчеләр башка торак пунктларга да барып җитәсенә ышанасы килә...

    - Агымдагы елда авыл җирлекләрендә юл-урам челтәрен ремонтлау буенча шулай ук шактый эш тора. Ютазы авыл җирлегенең Свердлов, Солнечная, Комсомол, Яшел, Бәйрәкә авыл җирлегенең Тукай, Абдуллин, Октябрь,Татарстан, Кооперация, Минһаҗев, Акбаш авыл җирлегенең Мәктәп, Гоголь, Әбсәләм авыл җирлегенең Комсомол, Бәйрәкәтамак авыл җирлегенең Тукай, Нагорная, Димтамак авыл җирлегенең Урман, Яшел, Кәрәкәшле авыл җирлегенең Каран-Чишмә, Чапаев, Иске Каразирек авыл җирлегенең Горький, Ташкичү авыл җирлегенең Яшьләр, Урыссу авыл җирлегенең Комсомол урамнарына чуерташ салыначак. Моннан тыш, Көрәш-Бүләк, Подгорный, Димтамак, Яссытугай, Тарлау, Урал, Иске Каразирек, Яңа Каразирек, Ташкичү, Кече Урыссу, Алма-Ата, Ютазы, Иске Урыссу, Какылы Күл, Әбсәләм авылларында мәктәп автобуслары борыла торган мәйданнарга асфальт түшәләчәк. Кәрәкәшле авылы балалар бакчасына алып килүче юлны, Акбаш авылында төзелүче күп функцияле үзәк, Бәйрәкә авылы музее территорияләрен дә норматив хәлгә китерү өстендә чаралар күрү планга кертелде.

    - Сезнең предприятие каршында юлларны ремонтлаудан тыш, юл буйларын тәртиптә тоту бурычы да тора. Бу кадәр күләмле эшне башкарып чыгарга техника көче һәм кадрлар җитәме?

    - Соңгы берничә ел эчендә район җитәкчелеге ярдәме белән безнең база техник яктан ныгытылды. Бу эш бүген дә дәвам итә. Әйтик, күптән түгел генә кышкы шартларда юлларны карап тору өчен ике махсус КамАЗ автомашинасы юнәтелгән булса, шушы көннәрдә асфальт түшәүче машина кайтты. Сатып алынган ике катокның берсе инде эштә файдаланыла, икенчесе дә тиздән үз функцияләренә керешәчәк. Шулай ук манипуляторлы һәм горизонталь ике чапкыч сатып алынды. Әлбәттә, һәр эштә уңышны эшче куллар тәэмин итә. Базада булган техника кадрлар белән комплектлаштырыган. Сезонлы эшчеләр дә кабул итәбез...

    - Димәк, чокырга эләгеп, көпчәге сафтан чыккан машина хуҗаларының, җимерек тротуардан атлаганда туфлиенең нечкә үкчәсе ашалган гүзәл ханымнарның бик тиздән азрак зарлана башлаячакларына ышаныч юк түгел...

    - Яхшыга өметләник.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: