Ютазы таңы

Ютазы районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Укырга керүчеләр беренче портфельләрен алды

Беренче сыйныф укучыларына «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» чарасы кысаларында мәктәп кирәк-яраклары тутырылган портфельләр тапшырылды.

Ел саен Ютазы районы да «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» республика хәйрия чарасына кушыла. Ул авыр тормыш хәлендә булган, аз керемле гаиләләрдәге балаларның гаиләләренә, шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучы хәрби хезмәткәрләрнең балаларына ярдәм итүгә юнәлдерелгән.

«Мәктәп портфелен» туплау юлы белән балаларга яңа уку елына әзерләнүдә ярдәм итү — ул бик изге эш. Хәйрия чарасында районның гади халкы, предприятие, бюджет учреждениеләре җитәкчеләре, шәхси эшмәкәрләр катнашты.

Чара район мәдәният йорты каршысындагы мәйданда узды. 20 балага мәктәп кирәк-яраклары тутырылган портфельләр тапшырылды.

«Белем көне алдыннан „Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит“ хәйрия чарасын үткәрү күркәм бер гадәткә әверелде. Ел саен без, битараф булмаган райондашларыбыз аркасында, балаларны мәктәп кирәк-яраклары тутырылган портфельләр белән сөендерәбез. Районыбызда мәгариф системасына зур игътибар бирелә: балалар бакчаларына, мәктәпләргә, спорт объектларына капиталь ремонт ясала. Балаларга уку, кирәкле белем алу һәм тәрбия алу өчен барлык мөмкинлекләр дә тудырылган. Быел беренче сыйныфка 201 бала барачак. Сезгә нык сәламәтлек һәм укуыгызда уңышллар телим», — дип тәбрикләде балаларны район башлыгы Аяз Шәфыйгуллин.

Район мәдәният йортының концертлар залында әтиләре махсус хәрби операциядә булган балаларга өч мең сумлык сертификатлар тапшыру тантанасы да булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев