Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Ультратавышлы тикшерү үтәли күрә

    Урыссу үзәк район хастаханәсенең медицина җиһазлары белән тәэмин ителешен бүген югары дәрәҗәдә дип әйтеп булмый, шулай да ул ультратавыш диагностикасы буенча район халкы мәнфәгатьләрен канәгатьләндерерлек.

    Баш табиб Р. Фатыйхов сүзләре буенча, район хастаханәсендә алты УЗИ-аппараты бар, шуларның өчесе стационарда тора, калган яртысы - күчереп йөртмәле. Ренат Габдулла улы, 2011 елның ахырында эшли башлаган аппаратларның берсе, авыруларны иртә стадиядә ачыкларга сәләтлесе, район җитәкчелеге ярдәме белән юнәтелде, дип билгеләп үтте.
    - Әлеге аппарат допплерография функциясенә ия. Ультратавыш тикшерүенең бу төре көмәнлелеге 32 атна булган хатын-кызларга, бала күтәрү катлаулы шартларда барса, игезәкләр көткәндә, яралгының анасында резус-конфликт булса, билгеләнә. Ул сабыйның йөрәк тибешен ачыкларга ярдәм итә. Мөгаен, заманча УЗИ-аппаратларының бөтен диярлек эчке органнарны - йөрәк, бавыр, бөерләрне тикшерергә, кан тамырлары торышын бәяләргә, кан йөреше тизлеген билгеләргә, атеросклеротик кан оешулар булу-булмавын ачыкларга мөмкинлек бирүен аңлатып тору кирәкмидер, - дип сөйли кардиолог, табиб-диагност Ю. Петров.
    Әйтергә кирәк, район медиклары икенче елын район укучыларына (14 яшьтән башлап), шулай ук хастаханә белән килешү төзегән сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләре эшчеләренә диспансеризация үткәрә.
    - Диспансеризация, ягъни халыкның сәламәтлеге торышын күзәтү программасы кысаларында кисәтү, кирәк икән, диагностик, мөһимлек туа калса, дәвалау чаралары үт-кәрелә, - дип аңлата онколог, табиб-диагност И. Мөгыйнов. - Вакыт -агымсу, техник алгарыш медицина өлкәсен дә урап узмый. Кагыйдә буларак, югары һәм эксперт класслы УЗИ-аппаратлары республика һәм төбәк хастаханәләрендә, клиникаларда эшли, һәм алар кеше организмын тирәнтен тикшерүгә исәпләнгәннәр. Табигый ки, әлеге аппаратларда эшләү аерым квалификация таләп итә. Сүз рентгенология буенча клиник ординатурада өйрәнү курслары үткән һәм нур диагностикасын үзләштергән табиблар турында бара.
    Табибларны тыңлаганнан соң, түбәндәге фикернең дөреслегенә тагын бер кат инанасың: кеше - шуның кадәр нәзек материя, бүген ул сәламәт, иртәгә - юк. Ясалма өстәмәләр, шикәрне алмаштыргычлар, модификацияләнгән азык-төлекләр, антибиотиклар, химикатлар, никотин, алкоголь, мобильниклардан, компьютерлардан электр-магнит нурланыш, экологик зыянлы төзелеш материаллары... Болай да мантымас организмга явызларча һөҗүм, диярсең. Боларга ничек каршы торырга? Моны һәркем үзе хәл итә. Һәрнәрсәдә "чама" дигән төшенчәне алга куеп, сәламәт яшәү рәвешенә йөз тотудан башка чара юктыр, мөгаен.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: