Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Урал бистәсендә яшәүче Гөлфия Сәлимгәрәева Тукай шүрәлесенә сөйкемлелек өстәүче кеше

    Урал бистәсендә яшәүче Гөлфия Сәлимгәрәева гомере буе декоратив-кулланма сәнгать аша яшь буында гүзәллеккә мәхәббәт тәрбияләгән кеше.

    Кәрәкәшле авылында Камил Вәлиев һәм Ләвия Батыршина - укытучылар гаиләсендә 1961 елның көзендә игез кызлар Гөлфия һәм Әлфия туа. Совет чоры кануннары буенча ул чорда укытучы балаларын бакчалар кабул итмәгән. Кечкенә кызчыклар үсә торган йорт ярый ла мәктәптән юл аша гына урнашкан - башлангыч сыйныфларда белем бирүче әнкәләре дәрестән бушый алмаганда, игезәкләрне тәнәфес вакытларында, буш дәресләре булганда башка педагоглар чиратлап кереп карый торган булган. Безне укытучылар үстерде, дип юкка гына елмаймый бүген Гөлфия ханым. Өйдәге мөгаллимнәр дә кызларны катгый тәртиптә, хезмәт тәрбиясе биреп үстерәләр. Гаилә башлыгы ир бала туар дип көткәнгә, Гөлфияне кечкенәдән чүкеч, пычкы тотып эшләргә өйрәтә. Һәр алынган эшен гадәттә зур төгәллек белән башкарган әтисе янәшәсендә булган кызчык ихатада гараж, мунча төзегендә аның уң кулына әверелә, остазының иң яхшы сыйфатларын үзенә сеңдерә. Кечкенә Гөлфиянең кулына буяу һәм пумала биргән кеше дә әтисе була. Аш бүлмәсенең таш стенасына төшерелгән сурәтләр кыз үсеп җиткәнче саклана. Сигез сыйныф белем алганнан соң сәнгать училищесында укый башлагач, буяу һәм ясау эшләрендә тагын да шомаргач, кызга беренче иҗаты шактый көлке кебек тоела. Әмма ул вакытта әти-әнисеннән гел хуплау һәм мактау сүзләре генә ишеткән бала хәзер, еллар узып кына, өлкәннәрнең аңарда сынлы сәнгатькә сәләт булуын үз вакыттында күреп алуларын һәм аны һәрдаим ачарга, үстерергә ярдәм итүләрен бик яхшы аңлый.

    Мөстәкыйль хезмәт юлын Гөлфия Камил кызы Бөгелмәнең начар ишетүче балалар яши торган мәктәп-интернатта башлый. Тыйнак, җыйнак, үз вазифасына зур төгәллек белән якын килгән яшь укытучыны коллективта бик тиз якын итәләр. Әмма, әнисе вафат булу сәбәпе, кызга авылга, ялгыз калган әтисе янына әйләнеп кайтырга туры килә. Берничә елдан соң Гөлфия, яраткан кешесен югалту кайгысыннан айныган, тормышка янәдән әйләнеп кайтырга үзендә көч тапкан әтисен калдырып, Яр Чаллы шәһәренә китә, заводларның берсенә рәссам булып эшкә урнаша. Тату, бердәм булып эшләгән хезмәт коллективын ул бүген дә сагынып искә ала. Гомумән язмабыз герое язмышында булган шатлыклы да, сагышлы да мизгелләр күпмедер дәрәҗәдә шушы кала белән бәйле: ул югары белем бирү йортын тәмамлый, мәктәпкә укытучы булып эшкә күчә, бердәнбер кызчыгының авазын да бәхетле ана биредә ишетә. Тик Гөлфия хатын-кыз бәхетен генә таба алмый - ирдән уңмый. Кечкенә Гөлназы белән туган авылына әйләнеп кайткан сәләтле укытучыны Урал мәктәбенең ул вакыттагы директоры Нурия Исхакова 1992 елда биш куллап эшкә кабул итә. Рәсемнән тыш, Гөлфия Камил кызына татар теле һәм әдәбияты дәресләрен дә йөклиләр, бераздан соң ул директор урынбасары булып билгеләнә. Яшь хатынның шәхси тормышында да кискен үзгәрешләр була - тол калган иргә генә кияүгә чыгып калмый, ул яңа йорт бусагасын берсеннән-берсе кечкенә өч балага ана булып та атлап керә. Тормыш булгач, төрле чаклар: күзне яшь элпәсе каплап, тамакка төер утырган, бәхеттән елмайган чаклар да булгандыр. Гөлфия ханым үзенең эшләнмәләрендә җан тынычлыгы, күңел юанычы таба, аз гына буш вакыты барлыкка килгән саен үзенең кечкенә остаханәсенә юл ала. Балчыктан әвәләп эшләгән сувенирларында ул төрле гасырларда яшәгән мөселман ир-егетләрен һәм хатын-кызларын, аларның кайсы гасырда нинди киемнәрдән йөрүләрен, шул чорларның милли орнаментларын чагылдыра. Аларны дөреслеккә тәңгәл китерү өчен аңа башта бик күп эзләнергә, материаллар тупларга туры килә. 2012 елда укытучы үзенең укучылары белән Бөек Болгар шәһәренә хәтта сәяхәт тә кыла, материаллар җыйнап, эскизлар ясыйлар, шуннан соң гамәли эшкә күчәләр. Гөлфия ханым улы Үтәмеш-Гәрәй белән халкыбызның горур Сөембикә-ханбикә сынын ясау турында да хыяллана. Бу эшкә ул инде берничә тапкыр алынып та караган, ләкин күңелендә туган сурәтне чагылдырып бетерә алмаган.

    Безнең юбилярыбыз Габдулла Тукай әсәрләрендәге геройларга да мәхәббәт белән яна. Кармак кеби кәкре борынлы, маңгаенда нәп-нәзек мөгезле урман пәриен аннан да сөйкемле итеп күрүче бар микән?! Гөлфия Сәлимгәрәева дәрестән тыш оештырылган түгәрәкләрендә балаларны да табигатьнең һәр күренешеннән матурлык, ямь табарга өйрәтә. Балчыктан фигуркалар ясау серләрен төшендереп, укытучы үз укучыларында сабырлык, тапкырлык, тырышлык кебек сыйфатлар тәрбияли, ул аларның уйлап табучанлыгын, фантазиясен үстерә. Үз куллары белән иҗат иткән декоратив-кулланма эшләре белән Бөтенроссия, республика дәрәҗәсендәге бәйгеләрдә катнашып кына калмыйча, мактаулы урыннар да яулап кайткан балалар оста куллы укытучы апалары белән беррәттән яңадан-яңа иҗатка илһамланып тотыналар. Балчыктан ясалган сыбызгылар - шуның нәтиҗәсе дә.

    Гөлфия Камил кызының әлеге җиңел булмаган шөгылендә генә түгел, тормыш юлында да төп таянычы, зур ярдәмчесе - ул хәләл җефете Мансур. Бергәләп корган гаилә учагы җылысын алар һәр балага тигез бүләләр, аларны башлы-күзле итеп олы тормыш юлына озаталар. Зур йорт-җирдә ишле мал-туар асрап яшәүче гаиләдә шәхси мәнфәгатьләргә дә урын кала. Инеш ярының билгеле бер урынында гына табыла торган "күгәрчен" балчыгын казып алуны, чистартуны, эшкәртүне, иләүне Гөлфия ханым тормыш иптәшеннән башка күз алдына да китерә алмый. "Ул - минем рухландыручым", - дип тыйнак кына елмаеп куйса да, Гөлфия Сәлимгәрәева җөрьәт иткән адымнарга күңеле иксез-чиксез мәрхәммәт диңгезе, йөрәге тулы мәхәббәт булган кеше генә бара ала.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: