Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Урдалы-Тауга экскурсия

    Экологик культура һәм әйләнә-тирә мохитне саклау елы кысаларында шушы көннәрдә Акбаш мәктәбенең сигезенче һәм тугызынчы сыйныф укучылары авылның көнбатышында урнашкан Урдалы-Тауда булдылар.

    Укучыларның кызыксынуын әлеге җирнең үсемлекләр дөньясы гына түгел, ә хайваннар дөньясы да җәлеп итте. Бигрәк тә алар суыр ояларын кызыксыну белән карадылар. Суырлар-тиеннәр семьялыгының иң эре вәкилләре. Үлән арасында качкан кәлтәләр дә читтә калмады. Акбаш мәктәбенең биология фәне укытучысы Җ. Вәлиәхмәтов сүзләренә караганда, әлеге бай табигый урын 1968 елны Казан шәһәреннән килгән Геоботаник экспедиция вәкилләре тарафыннан табылган. Бу экспедициянең әйдәүчесе М. Марков.
    - Олы яшьтәге авыл яшәүчеләренең сүзләренә караганда, Акбаш авылы 300 ел элек барлыкка килгән. Урдалы-Тауның тау битләре нарат урманы белән капланган булган. Монда дала-болын өчен хас булган 76 төр, ташлы далаларда үсә торган 19 төр, һәм нарат урманнарына хас тугыз төр үсемлек үсүе ачыкланган. Язгы адонис, кыргый кишер, бик матур кылган - бу әле Татарстан Республикасының Кызыл китабына кертелгән үсемлекләрнең кайберләре генә, - дип сөйләде укытучы үз тәрбияләнүчеләренә.
    Шуны да искәртергә кирәк, үсемлекләр арасында юкка чыгып баручы, яисә бөтенләй югалу куркынычы янаганнары да очрый.
    Сүз уңаеннан:
    Әлеге далалы сөзәклекнең уникальлеге шунда, 1972 елның 19 маенда ТАССРның министрлар советы карары белән ул табигать һәйкәле итеп табылган. Исегезгә төшерәбез, безнең районда шундый табигый һәйкәлләр дүртәү: Урдалы-Тау, икенче төрле аны Марков тау бите дип тә йөртәләр, һәм өч - Ык, Димскәй һәм Ютазы елгалары.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: